Эчтәлек

Татарстан территориясендә XIX–XX йөз чикләрендә чыга башлыйлар һәм 1920 елга кадәр нәшер ителәләр.

Төбәкнең беренче өяз вакытлы басмасы — «Камский листок объявлений» 1897–1904 елларда Алабуга шәһәрендә басыла (42 сан, нашире һәм мөхәррире И.Н.Кибардин). Рус телендәге газеталар да шунда ук басыла: «Елабужские вести» (1906, 96 сан, нашире — И.Н.Зубарев, мөхәррире — В.А.Куличенко), «Елабужская жизнь» (1917–1918, 122 сан, мөхәррире — В.А.Куличенко), «Телеграммы газеты «Елабужская жизнь» (1917–1918, мөхәррире — В.А.Куличенко), «Елабужская маленькая газета» (1917, 28 сан), «Елабужская рабочая газета» (1917, 7 сан), «Крестьянская газета Елабужского уездного земства» (1917–1918, 5 сан, нашире — Алабуга земство идарәсе), «Бюллетень Елабужского комитета спасения революции» (1917), «Народная воля» (1917–1918, 145 сан, редколлегия: В.А.Беляев, П.П.Гвоздев, Б.В.Коровин, М.Г.Худяков, 1917 елның декабреннән Н.Конкин, А.Тунгусков), «Известия Елабужского исполнительного комитета Совета рабочих и солдатских депутатов» (1918), «Вперёд» (1918, 19 сан), «Известия Елабужского революционного комитета» (1918, 31 сан), «Луч коммунизма» (1918–1919, 41 сан), «Красный путь» (1919–1920, 142 сан, И.А.Волков, А.П.Гришина, А.Сәхәбетдинов, А.И.Степанова, Я.С.Тугаров, А.Р.Чигвинцев хезмәттәшлек итә), «Официальный листок» («Красный путь» газетасына кушымта, 1920), «Известия Елабужского уездного комитета РКП(б)» (1920), «Бюллетень Елабужского отдела народного образования» (1920), Россия телеграф агентлыгының (РОСТА) басмаханә ысулы белән чыгарылган «Красный колокол» стена газетасы (1920). Башка телләрдәге газеталар да нәшер ителә: татар телендә — «Чулман» (1918–1919, нашире — Алабуга өяз мөселман комиссариаты), «Кызыл юл» (1919–1920, 64 сан, Г.Баһаветдинов, Г.Балтанов, Т.Насыйров, Ш.Саттаров хезмәттәшлек итә), керәшен татарлар өчен кириллицада «Алга» газетасы (1919), удмурт телендә акгвардиячел «Кам тулкым» (1918), «Гудыри». Алабугада, шулай ук удмурт телендә, «Сюрло» газетасы, Россия телеграф агентлыгының (РОСТА) «Горд гырлы» стена газетасы һәм мари телендә «Тул» газетасы нәшер ителә.

Бөгелмә шәһәрендә «Бугульминская газета» (1906, 62 сан, мөхәррирайонашире Я.А.Рыжаков), аның кушымтасы «Телеграммы «Бугульминской газеты», шулай ук «Мирный путь» (1906, 19 сан, нашире һәм мөхәррире А.П.Самарин), «Бугульминец» (нашир-мөхәррире В.Н.Носин), «Возрождённое крестьянство» (1906–1912, 70 сан, нашир-мөхәррире А.И.Зерюнов), «Телеграммы типографии В.Ф.Викторова» (1914–1916), «Известия Бугульминского Совета рабочих, солдатских и крестьянских депутатов и Комитета народной власти» (1917, 33 сан), «Известия Бугульминского Совета рабочих, солдатских и крестьянских депутатов» (1917, нашире — Бөгелмә башкарма комитеты каршындагы секретариат), «Вестник Бугульминского Совета рабочих и крестьянских депутатов» (1918, 15 сан), акгвардиячел «Бугульминская газета» (1918), «Советская республика» (1919–1920, 132 сан), «Светлый путь» (1920, 36 сан) газеталары, «Бугульминский уезд РОСТА» стена газетасы (1920) һәм татар телендәге «Бөгелмә мөхбире» (1920), «Якты юл» (1919–1920, 41 сан, мөхәррире — М.Мохтасаров) газетасы, «Бөгелмә өяз РОСТАсы» (1920) стена газетасы басыла.

Чистай шәһәрендә «Бюллетень Чистопольской биржи» (1911–1917, 69 сан, нашире — Чистай биржа комитеты, мөхәррире — Н.И.Шашин), «Известия уездного комитета общественной безопасности» (1917), «Власть Советов» (1918–1919, 220 сан, мөхәррире — З.М.Путилов; Л.И.Артос, И.М.Бажанов, Н.И.Барышев, А.В.Белов, И.Н.Буржинский, И.Н.Гуськов, О.А.Цветкова хезмәттәшлек итә), акгвардиячел «Чистопольский вестник» (1918), «Бюллетень текущих событий» (1919), «Власть труда» (1919–1920, 64 сан), «Плакатный вестник» (1920) газеталары нәшер ителә. Татар телендә «Берлек» (1918–1920, 70 сан, мөхәррире — К.Тактамышев; Б.М.Билялов, Н.К.Камалетдинов, К.Х.Хәмзин хезмәттәшлек итә), «Бөтен Шәрекъ ярлылары, берлек әләме астына!» (1919–1920) газеталары басыла.

Минзәлә шәһәрендә чыккан газеталар: «Телеграммы Петроградского телеграфного агенства» (1914–1916), «Известия Мензелинского Совета крестьянских депутатов» (1917, 13 сан), «Известия Мензелинского Совета крестьянских и солдатских депутатов» (1917–1918, 58 сан, нашире — Совет башкарма комитеты, мөхәррирләре — П.П.Санников, А.Г.Туманов), «Красные известия» (1918–1919), «Пролетарский путь» («Красные известия», 1919–1920), «Крестьянин» («Пролетарский путь», 1920, мөхәррирләре — П.П.Санников, В.Г.Кальницкий, И.П.Лопухов), РОСТАның «Красный маяк» стена газетасы (1919–1920). Татар телендәге газеталар: «Хәбәрләр. Минзәлә өязендәге крестьян депутатлары киңәшенеке» (1917, 7 сан, мөхәррире — М.Чернов; кириллицада нәшер ителә), «Минзәлә иле» (1917–1919, 84 сан), «Кызыл әләм» (1919–1920), «Игенче» (1920, 18 сан, мөхәррирләре — Ш.Хәмиди, Г.Мөслими); РОСТАның «Кызыл маяк» стена газетасы (1920).

Спас шәһәрендә «Крестьянин» (1917–1919, 95 сан, мөхәррире — П.Кучумов), «Бюллетень Спасского уездного Совета» газеталары, РОСТАның «Труд» стена газетасы, татар телендә «Халык теләге» (1918–1919, 20 сан, мөхәррирләре — Х.Сафа һәм Г.Сөләйманов) газетасы һәм РОСТАның «Эш» стена газетасы дөнья күрә.

Мамадыш шәһәрендә басылган газеталар: «Наши дни» (1918, А.В.Давыдов тарафыннан оештырыла, 70 сан), акгвардиячел «Мамадышский вестник» (1918), «Голос пролетариата» (1918–1919), «Вестник информации Мамадышского уездного отдела управления» (1919, 7 сан), «Пролетарский труд» (1919–1920), «Красный пахарь» (1920), «Красный вестник» (1920); «РОСТА Мамадышского уезда» стена газетасы (1920); шулай ук татар телендә «Мамадыш тавышы» (1918–1920, мөхәррире — М.Бөдәйли), «Кызыл көч» (1920, 18 сан, мөхәррирләре — М.Искәндәров, Г.Рәхмәтуллин) газеталары, «Мамадыш өяз РОСТАсы» стена газетасы (1920).

Тәтеш шәһәрендә басылган газеталар: «Телеграммы Петроградского телеграфного агенства» (1914), «Голос пахаря» (1918, 44 сан), «Известия Тетюшского временного гражданского революционного комитета» (1918), «Известия Тетюшского уездного Совета рабочих, красноармейских и крестьянских депутатов» (1918–1919), «Красный маяк» (1919), «Информационная листовка» (1919), «Плакатный вестник» (1919–1920), «Друг народа» (1920), «Красный луч» (1920–1921), шулай ук татар телендә: «Тәтеш хәбәрләре» (1918), «Тәтеш хакыйкате» (1919, И.Әмиров, бертуган Исмаевлар, И.Казаков, бертуган Маликовлар, Г.Халиков хезмәттәшлек итә).

Буа шәһәрендә «Буинская беднота» (1919–1920, И.Евграфов, С.Узюков, К.Пестковскаялардан торган редколлегия), «Власть труда» (1920) һәм татар телендә «Яңа тормыш» (1920) газеталары нәшер ителә.

Зөя авылында 1920 елның гыйнвар аеннан шул ук елның җәенә кадәр «Вести революции» өяз газетасы, соңыннан «Красный пахарь» (1920–1922, мөхәррире Ф.С.Микерин) нәшер ителә.

Лаеш шәһәрендә «Лаишевские вести» (1920–1921) газетасы, «РОСТА Лаишевского уезда» стена газетасы басыла.

ТАССР төзелү чорында — 1920 елда аның составына кергән өязләрдә рус һәм татар телләрендә 18 өяз газетасы (РОСТАның стена газеталарыннан тыш) басыла. 1920 ел ахырында, яңа административ-территориаль бүленеш кертелү сәбәпле, кантон вакытлы басмасы итеп үзгәртеләләр. Бу газеталарның күбесе Татарстанның хәзерге шәһәр, район-шәһәр, район газеталарының башлангычы булып тора.

Әдәбият

Емельянов Л.П. Печать Удмуртии (из истории возникновения и развития партийно-советской печати Удмуртии. 1905–1934). Ижевск, 1964;

Сергеев М.П. Возникновение и развитие печати Марийской АССР. Йошкар-Ола, 1971;

Насыров Т.М. Октябрь и печать Татарии. 1917–1920. К., 1975;

Фасахов К.М. С жизнью в ногу (Периодическая печать Татарии в восстановительный период). К., 1979;

Нуруллина Р.М. Газеты и журналы на татарском языке (1905–1985). К., 1985;

Гайнанов Р.Р., Марданов Р.Ф., Шакуров Ф.Н. Татарская периодическая печать начала XX в.: Библиогр. указ. К., 2000.

Автор — Т.М.Насыйров