"Татарстан Республикасының Халык язучысы" күкрәк билгесе

ТАССР ЮС Президиумының 1985 ел 9 сентябрь Указы нигезендә гамәлгә кертелә.

ТР Президенты (1991 елга кадәр — ТАССР, ТССР ЮС Президиумы) тарафыннан әдәбиятны үстерүдәге казанышлары өчен язучыларга (драматургларга, прозаикларга), кинодраматургларга, әдәбият белгечләренә бирелә.

Мактау грамотасы һәм күкрәк билгесе белән бергә тапшырыла.

2015 елның 1 гыйнварына бу исемгә 15 кеше лаек була.