Административ-территориаль буйсынуы

1920 елда нигезләнә. Нигезләнгән вакытыннан – ТАССРның Арча кантоны Собакино волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Казан авыл, 1935 елның 10 февраленнән – Биектау, 1963 елның 1 февраленнән – Яшел Үзән, 1965 елның 12 гыйнварыннан –Биектау районында.

Хәзер Дачный авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1927 елда авылда “Яшь Көч” колхозы оештырыла. 1950 елда “Новый путь” колхозына кушыла. Халкы кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Халкы кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Халык саны

1938 елда – 99,
1958 елда – 183,
1970 елда – 104,
1989 елда – 36,
2002 елда – 25,
2010 елда – 31,
2017 елда – 63 кеше (руслар – 92%).