Нефть һәм газ геологиясенең теоретик нигезе соңгы унъеллыкларда киңәя һәм тирәнәя бара. Гомуми геология, химия, биология, икътисад, математика һәм башкаларның күп кенә бүлекләре өлешчә яки тулысы белән аның фәнни тикшеренүләрендә кулланыла.

Нефть һәм газ геологиясенә, аерым алганда, Идел-Урал төбәгендәге чыганакларны эзләү һәм разведкалауга — И.М.Губкин, Идел-Кама төбәгендәге эшләрдә — Казан университеты, ЦНИИгеолнеруд (1950–1960 еллар), ТатНИПИнефть галимнәре, Татарстан Республикасы нефтенең составын өйрәнүдә Россия фәннәр академиясе Казан Гыйльми Үзәкнең  (КГҮ) Органик һәм физик химия институты тикшеренүчеләре шактый өлеш кертәләр.

1930 елда Татарстанның беренче структур-геологик картасы булдырыла, Е.И.Тихвинская тектоника буенча хезмәтләрне гомумиләштерә, алар беренче тирән скважиналарны урнаштыру өчен нигез була. Нәтиҗәдә, Татарстан Республикасы территориясендә максатчан нефть эзләү эшләре башлана.

1940–1950 елларда нефть үзлекләре һәм нефть геологиясе бүлекләре (СССР фәннәр академиясенең Казан филиалы), нефть кафедрасы (Казан университеты), Татарстан нефть фәнни-тикшеренү институты (Бөгелмә шәһәре), «Татнефтегазразведка», «Татнефтегеофизика» трестлары оештырыла.

Татарстан Республикасы галимнәре күп кенә теоретик мәсьәләләрне хәл итәләр: нефть катламының фәзаи торышы ачыклана, ятмалар барлыкка килүне билгеләүче төп факторлар күрсәтелә; төп табигый ресурслар, аларның барлыкка килү һәм аларда нефтьле катламнарның урнашу шартлары ачыклана; нефть җыелу урыннарының урнашу закончалыклары, урнашуның фациальпалеогеографик, гидрохимик һәм тектоник критерийлары күрсәтелә; нефтьләрнең үзлекләре һәм аларның фәзаи үзгәрешләре билгеләнә; палеозойның традицион нефтьле утырмаларында углеводородлы чимал ресурслары фаразлана; нефть эзләү һәм разведкалау эшләренең, шул исәптән разведкалауга кадәр ачыкланган чыганакларны тикшерүнең нәтиҗәле методикасы эшләнә.

Татарстан Республикасы геологлары Рус платформасы кристаллик фундаментының борынгы токымнарында углеводород ятмаларын эзләүнең традицион булмаган юнәлешләрен өйрәнү, Пермь утырмаларының битумлылыгын тикшерү, нефть һәм газ барлыкка килү мәсьәләләрен фәнни нигезләү, җир астында углеводород ятмаларын эзләүнең традицион булмаган борынгы юнәлешләрен үстерү белән шөгыльләнәләр.                             

Автор – Р.Х.Мөслимов