Биографиясе

1926 елның 26 ноябре, Пятигорск шәһәре — 1993 елның 27 сентябре, Казан.

1948 елда Казан химия-технология институтын тәмамлаганнан соң, Урал химия машиналары заводында эшли (Свердловск шәһәре).

1951 елдан Казан компрессорлар заводында. 1956–1962 елларда Казан авиация институтында укыта. 1962–1993 елларда Казан технология университетында, компрессор машиналары һәм җайланмалары кафедрасын оештыра һәм җитәкли (1963–1982).

Хезмәтләре машиналар динамикасына, газ, сыеклык, каты һәм эластик җисемнәрнең гомуми һәм махсус механикасына карый. Поспелов компрессор машиналарда гидрогазодинамик процессларны тикшерә. Турбокомпрессорларда роторларның бөгелеп тирбәнүләренең критик ешлыкларын һәм хәрәкәт тотрыклылыгын исәпләү алымнарын, үзәктән куулы компрессорларда күчәр көчләрен билгеләү методикасын эшли. Техникада, аерым алганда, космик техникада киң куллану тапкан («Восток» һәм «Восход» серияләрендә) газ белән майлаулы подшипниклар конструкциясен тәкъдим итә.

Уйлап табуга 3 авторлык таныклыгы бар.

Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре    

Динамика и прочность турбокомпрессорных машин: В 2 ч. М., 1977–79 (автордаш);

Руководство по курсовому и дипломному проектированию по холодильным и компрессорным машинам. М., 1986 (автордаш);

Объёмные компрессоры: Атлас конструкций. М., 1994 (автордаш).