Оештыручылары — Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Казан шәһәре хакимияте башлыгының коммуналь милек белән идарә итү комитеты, газета редакциясенең хезмәт коллективы.

Нашире — «Татмедиа» ААҖ.

Чыгу урыны һәм вакыты

1993 елның августыннан Казанда чуаш телендә нәшер ителә.

Төрле еллардагы баш мөхәррирләре — В.Данилов, А.К.Иванов, К.А.Малышев.

Юнәлеше

Татарстан һәм Россиянең башка төбәкләрендәге чуаш диаспорасының социалистик-сәяси, икътисади һәм мәдәни тормышы яктыртыла, төрледән-төрле мавыктыргыч һәм танып белү материаллары басыла.

1995 елдан кушымтасы «Шурампус» журналы чыгарыла.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2016. Т.5;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.