Биографиясе

1926 елның 12 июле, Казан — 1989 елның 16 ноябре, шунда ук.

1945 елда Казан авиация техникумын тәмамлаганнан соң, Казанның авиация заводларында эшли (1945–1953).

1952 елда Казан авиация институтын тәмамлый һәм шунда ук эшли, комплекслы технологик тармак фәнни-тикшеренү лабораториясе (1971–1975), хезмәтне һәм әйләнә-тирә мохитне саклау кафедрасы мөдире (1983–1988).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре детальләрне зурлыклары буенча электрохимик эшкәртүгә карый. Корчагин электрофизик һәм электрохимик технологик процессларны тикшерә. Материалларны үлчәмнәре буенча электрохимик эшкәртеп формалар ясауның технологик күрсәткечләрен күтәрү өчен исәпләү алымнары һәм күрсәтмәләр тәкъдим итә. Хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү юллары, шулай ук җитештерү процессларын проектлаштыру һәм гамәлгә кертү вакытында хезмәтне һәм әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләре белән шөгыльләнә.

Аның эшкәртмәләре ТР предприятиеләрендә кулланыла. Уйлап табуга 10 авторлык таныклыгы бар.

Хезмәтләре

Моделирование стационарного и не­стационарного процессов электрохимической размерной обработки деталей с длинномерными межэлектродными каналами // Электрохимическая размерная обработка металлов. Киш., 1974;

Аналитический метод расчёта поверхности катода-инструмента для электрохимической обработки лопаток ГТД // Электрофизические и электрохимические методы обработки материалов. М., 1975;

Основы повышения точности электрохимического формообразования. Киш., 1977.