- РУС
- ТАТ
айлык фәнни журнал
Сугышчан алласызлар берлегенең Үзәк советы органы.
1925 елның августыннан 1937 елның ноябренә кадәр Мәскәүдә татар телендә нәшер ителә, барысы 172 саны чыга.
1925–1932 елларда (5 нче санга кадәр) «Фән һәм дин» исеме белән дөнья күрә.
Төрле еллардагы мөхәррирләре — Г.Гафуров-Чыгътай, Г.Алтай, И.Наильский, Б.Мансуров, И.Агишев. Журнал белән Х.Арский, С.Атнагулов, Г.Әхтәмов, Г.Басыйри, М.Басыйров, Ф.Галәви, М.Давыдов, Г.Ибраһимов, Ф.Кәрими, Г.Касыймов, М.Килдебәков, М.Максуд, Г.Мансуров, Ш.Мостай, В.Садри, С.Сәетгалиев, С.Тарханов, Ш.Шәйхи, Г.Шәрәф, В.Шәфигуллин, М.Яушев һәм башкалар хезмәттәшлек итә.
Басманың максаты — атеизмны пропагандалау һәм дин белән көрәш.
«Дингә каршы көрәш — социализм өчен көрәш» девизы белән чыга.
Исеме үзгәргәнче, журналда астрономия, метеорология, биология, медицина, физиология һәм башка табигыять фәннәре буенча күп санда мәкаләләр басыла.
Журналда ислам, христианлык, буддачылык, иудаизмның барлыкка килү тарихы һәм, асылда, шулай ук атеизм туу һәм аның үсешенә багышланган язмалар урын ала.
Материалларның күп өлеше (ил тарихы, авылны үзгәртеп кору, мәдәни революция, индустрияләштерү турында) тормышның социалистик күренешен пропагандалауга һәм татар халкының киң катлавын социалистик төзелешкә җәлеп итүгә юнәлдерелә.
«Тәнкыйть һәм библиография» сәхифәсендә табигыять фәннәре һәм дини тематика буенча әдәбият турында мәгълүмат урнаштырыла.
Редакция мөселманнар арасында алласызлар хәрәкәте оештырырга омтыла.
1927 елда журнал «Һәр волостька — атеистлар оешмасы» лозунгы белән чыга.
Исеме үзгәртелгәннән соң, редакция басманың дингә каршы юнәлешен көчәйтә, игътибарын СССРда дини оешмаларның социалистик төзелешкә каршы хәрәкәтенә туплый. Шунда ук табигыять фәннәре мәгълүматлары, марксистик-ленинчыл фәлсәфә тезислары, матур әдәбияттан мисаллар китерелә.
Журналда татар матбугатының, шул исәптән «Игенчелек», «Колхозчы», «Кызыл Татарстан», «Эшче» газеталарының дингә каршы мәкаләләре анализлана.
Редакция көрәшне 2 фронтта алып барырга кирәк дигән фикердә тора: «сул тайпылышка» каршы, ягъни дини оешмаларны тыю һәм дин белән килешүчәнлеккә каршы.
СССРдагы дингә каршы оешмаларның эшчәнлеге һәм эш ысуллары, халыкара дингә каршы хәрәкәт проблемалары, чит илләрдәге дини оешмаларның «контрреволюцион» эшчәнлеге системалы рәвештә яктыртып барыла, методик ярдәмлекләр басыла.
Урыннардагы дингә каршы эш иллюстрациясе сыйфатында авыл хәбәрчеләренең мөселман дин эшлеклеләрен кысрыклау, манараларны кисү, мәчетләрне клублар, уку йортлары, кино заллары итеп үзгәртеп кору фактлары турындагы кыска язмалары басыла.
Журнал эшчәнлегенең соңгы елларында аның битләрендә татар иҗади интеллигенциясен һәм әдәбият-сәнгать классикларын тәнкыйтьләү көчәя (1936 елның 5 нче санында «Тукай иҗатында милләтчелек һәм дин» дигән мәкалә басыла).
Журнал милли телләрдәге матбугатны үзәктән алуга бәйле рәвештә ябыла.
Татар энциклопедиясе. Казан, 2016. Т.5;
Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.