Чыгу урыны һәм вакыты

1912 елның 18 февраленнән 1913 елның 31 августына кадәр Томск шәһәрендә атнага 3–4 тапкыр татар телендә нәшер ителә, барысы 145 саны чыга.

Себердәге беренче татар газетасы.

Нашире һәм мөхәррире — М.Нәүрүзов, аннан соң Ф.Нәүрүзова.

«Сибирия» үзенең максаты итеп татар милләтенә хезмәт итүне куя.

Татар халкының милли үзаңын, татар мәдәниятен үстерү өчен көрәшә.

Актив авторлары арасында — Г.Абдуллин, Ш.Әхмәтҗанов, Н.Әхмәтов, И.Биккулов, Г.Борнаев, С.Ибраһимов, З.Кадыйри, Н.Кариев, Н.Карпов, М.Мозаффария, Н.Сәитов, Ф.Сөләймания, А.Туктабаев, Ф.Фәрит, Г.Хөсәенов, Ш.Якупов һ.б.

Юнәлеше

Эчке һәм тышкы сәясәткә, икътисад һәм сәүдәгә, урта һәм югары белемгә, татар мәдәниятенә багышланган мәкаләләр басыла.

Газета укучыларны Россиянең төрле төбәкләре: Бурятия, Казакъстан, Кыргызстан, Якутия, Байкал аръягы, Сахалин һәм Оренбург, Уральск, Чиләбе һәм башка шәһәрләр мөселманнары тарихы һәм гореф-гадәтләре белән таныштыра.

Күренекле шәхесләрнең биографияләре, фельетоннар, Ф.Ибраһимов, С.Кадрия, С.Сүнчәләй, Г.Тукай шигырьләре басыла.

Татар музыкасы һәм театры турындагы материалларга зур урын бирелә.

Даими рубрикалары: «Хатын-кызлар дөньясында», «Себер яңалыклары», «Мәктәп балалары өчен уку ярдәмлеге», «Югары уку йортлары һәм студентлар», «Татар дөньясы», «Файдалы киңәшләр» һәм башкалар.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2016. Т.5;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.