«Вестник Казанской областной сельскохозяйственной опытной станции» журналының дәвамчысы.

ТАССР Җир эшләре халык комиссариаты органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1921–1924 елларда Казанда рус телендә нәшер ителә, даими чыкмый.

1921–1923 елларда «Сельское хозяйство Татарстана» исеме белән чыга.

1922 елның мартыннан 1923 елның мартына кадәр басма кризис һәм халык комиссариатының корылык һәм ачлык нәтиҗәләре белән көрәшүе сәбәпле чыкмый тора.

1922–1923 елларда редакция кушымта рәвешендә «Сельскохозяйственный листок» газетасын нәшер итә.

Редакция Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгының «тирән фәнни-техник һәм иҗтимагый-икътисади нигезен эшләү һәм гамәлгә кую»ны максат итә.

Төрле елларда мөхәррирләре: профессор А.Н.Остряков, ТАССР Җир эшләре халык комиссары Ю.Н.Вәлидов, профессор Ф.Т.Дитякин.

Журнал белән профессорлар В.Г.Беляев, В.И.Логинов, В.И.Нечкин, Г.С.Судейкин, галим агрономнар Ф.А.Александров, А.Апанаев, И.В.Благовещенский, М.Ф.Герасимов, Л.И.Колтыпин, Н.Н.Морозов, Л.А.Ташиков, И.И.Штуцер һәм башкалар хезмәттәшлек итәләр.

Юнәлеше

Журнал авыл хуҗалыгы фәне уңышлары, җир эшләренең яңа ысуллары, алдынгы тәҗрибә белән таныштыра. Редакция саранча белән көрәштә аэропланнар куллану мөмкинлеге турында язма бастыра; авыл хуҗалыгы һәм фәнни белемнәр тарату, крәстиян хуҗалыгын алып баруда коллектив формаларны пропагандалау буенча эш алып бара.

ТАССР Җир эшләре халык комиссариаты эшчәнлеге даими яктыртыла.

Күренекле язмалар арасында В.П.Антоновның «Казан авыл хуҗалыгы фермасы турында кыскача тарихи очерк» («Краткий исторический очерк Казанской сельскохозяйственной фермы, 1846–1922»), «Татарстан авыл хуҗалыгы техникумы тормышыннан» («Из жизни Татарского сельскохозяйственного техникума») бар.

Журналны укучы крәстияннәрнең сорауларына җаваплар, файдалы киңәшләр басыла.

РКП(б) ҮКның «Ведомство басмасын кыскарту турында» 1924 ел, 26 март карары нигезендә журнал басылудан туктый.

ТАССР Җир эшләре халык комиссариаты параллель рәвештә татар телендә «Игенче» (кара «Татарстан авыл хуҗалыгы») журналы чыгара.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2016. Т.5;

Айнутдинов Р.А., Айнутдинова Л.М., Гилазев З.З. Казанская научная пресса. Казань 2013;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018;

Фасахов К.М. С жизнью в ногу (Периодическая печать Татарии в восстановительный период). Казань, 1979.

Автор – Р.А.Айнетдинов