Биографиясе

1909 ел – 1938 елның 6 феврале, Ак диңгез тимер юл станциясеннән 18 км көнбатыштарак Небло тавы янында, хәзерге Мурманск өлкәсе.

Эшчеләр гаиләсеннән. 1934 елда Дирижабльләр төзү укыту комбинаты институтын (хәзерге Мәскәү авиация-технология институты) тәмамлый. В-3, В-5 һәм В-6 дирижабльләрендә оча, командир ярдәмчесе вазифасын башкара; гомуми очыш 750 сәгатьтән артып китә. 1934 елның 8 ноябрендә Мәскәү өстеннән яңа "СССР-В6" дирижабленең икенче сынау очышында экипажга керә һәм биеклек штурвалында вахта алып бара (корабль командиры И.В.Паньков, юнәлеш штурвалы – В.А.Устинович; бортта шулай ук конструктор У.Нобиле һәм "Дирижаблестрой" башлыгы А.Н.Флаксерман була). Долгопрудныйда "Дирижаблестрой" комбинаты верфында төзелгән һәм "Осоавиахим" патронажына тапшырылган аппарат совет дирижабль флотының флагманы була.

1938 елның февраленә "СССР-В6" экипажы Мәскәү – Новосибирск очышына әзерләнә. Дөньядагы беренче "Төньяк полюс-1" поляр станциясе урнашкан боз курстан читләшә һәм җимерелә башлый һәм И.Д.Папанин экспедициясен эвакуацияләү таләп ителә. Аэронавтлар СССР җитәкчелегенә полярникларны коткаруга дирижабль җибәрү үтенече белән мөрәҗәгать итәләр, ул Мурманскта бурычын үтәгәннән соң, Төньяк полюска таба курс алырга тиеш була. 1938 елның 5 февралендә 19 сәгать 35 минутта "СССР-В6" Долгопрудныйдан оча; 6 февральдә 12 сәгатьтә Петрозаводск өстеннән оча, ә аның соңгы радиограммасы 18 сәгать 56 минутта Кандалакша станциясенә якынлашканда алына. Очыш бик катлаулы метеошартларда – көчле кар яуганда, түбәнге болытлы һәм күрү мөмкинлеге начар булганда бара. 6 февраль кичендә дирижабль Небло тавы итәгенә бәрелә һәм яна башлый. Лянгузов һәм 12 экипаж әгъзасы һәлак була, алты очучы исән кала. Һәлак булган экипаж әгъзалары 1938 елның 12 февралендә Мәскәүнең Новодевичье зиратына җирләнә.

Истәлеге

"Осоавиахим" экипажы истәлегенә Долгопрудныйда һавада очучыларга мемориал урнаштырыла, Небло тавында һәлакәт урыны янында 1972 елда истәлекле билге куела.

Казанда бер урам Лянгузов исеме белән атала.