250 гә якын төре билгеле, Европа, Азия, Төньяк Америкада һәм тропик Африка тауларында таралган.

ТР территориясендә 3 төре үсә. Чәчүле испәрәк (D. consolida) барлык районнарда очрый, чөйсыман яфраклы испәрәк (D. cuneatum) – Кама аръягында, биек испәрәк (D. elatum) – Кама алдында. Урманнарда, куаклар арасында, болыннарда үсә.

20-200 см биеклектәге, тамыр системасы кыска булган үсемлек. Сабагы ботаклы. Яфраклары икеләтә, өчләтә каурыйсыман теленмә. Чәчәкләре эре, зәңгәр, күк, шәмәхә чуксыман яки себеркәчле чәчәк төркемендә. Җимеше – табакҗимеш. Июнь-августта чәчәк ата, җимешләре август-сентябрьдә өлгерә. Башлыча, орлыктан үрчи.

Җир асты өлешләрендә алкалоид, флавоноид бар.

Халык медицинасында чәчүле испәрәк һәм биек испәрәкнең үлән төнәтмәсе бәвел кудыру өчен файдаланыла.

Орлыклары агулы, порошок хәлендә инсектицид чара буларак кулланырга мөмкин.

Культуралы үсемлекләр.

Биек испәрәк ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).

Чөйсыман яфраклы испәрәк