Биографиясе

1917 елның 15 сентябре, Казан губернасы, Алабуга өязе Мордыбай авылы – 1994 елның 6 июне, Казан.

Казан университетын тәмамлый (1947 ел).

РФА КГҮнең Биология институтында эшли (1993 елга кадәр), туфрак белеме лабораториясе мөдире (1967–1987 еллар).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре Урта Идел буе ландшафтының төп компонентларында: туфракта, үсемлекләрдә һәм табигый суларда микроэлементларны (B, Mo, Mn, Co, Cu, Zn) тикшерүгә карый.

Туфракта микроэлементларның тулаем күләме һәм хәрәкәтчел формалары картограммаларын төзүгә җитәкчелек итә.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Бүләкләре

2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, «Почёт билгесе» орденнары; медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсының көмеш һәм бронза медальләре белән, ТАССР, Чуаш АССР Югары Совет Президиумы Мактау грамоталары белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Влияние полезащитных лесных полос на почвы. Казань, 1959;

Значение микроэлементов в сельском хозяйстве Татарии. Казань, 1964 (автордаш);

Опыт составления крупномасштабных картограмм содержания подвижных форм микроэлементов в почвах Волжско-Камской лесостепи // Агрохимия. 1972. № 7.