Бөтенроссия мөселманнары Милли Шурасының Әстерхан бүлеге органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1917 елның декабреннән 1918 елның 12 маена кадәр Әстерхан шәһәрендә татар телендә нәшер ителә.

Төрле елларда мөхәррирләре — М.Аллабирдиев, Н.Мәүлабирдиев, нашире — Ф.Шаммаси.

Башта атнага — 3, аннан 2 тапкыр чыга.

Юнәлеше

Газетада татар халкының бәйсезлек, милли мәдәният, мәгариф, тел үсеше идеясе пропагандалана.

Төп игътибар Милли Мәҗлес һәм Милли мохтарият эшчәнлегенә, Россиядәге революцион вакыйгалар һәм аларга мөселманнарның, шул исәптән татарларның мөнәсәбәтен яктыртуга бирелә.

Газета белән Г.Габәши, Л.Галиәкбәров, Г.Җанибәк, Х.Мулладов хезмәттәшлек итә.

Әстерхан мөселман комиссариаты тарафыннан Совет хөкүмәтенең большевистик булмаган барлык матбугат органнарының эшен туктату турындагы декреты нигезендә ябыла.

Татар-башкорт комиссариатын тәнкыйтьләгән мәкалә өчен соңгы саны конфискацияләнә.

Газета «Нәшрият» басмаханәсендә басыла, ябылганнан соң, аның җиһазы Әстерхан РКП(б) губерна комитетының мөселман секциясе карамагына бирелә.

Әдәбият

Рәмиев И. Вакытлы татар матбугаты (Альбом). 1905–1925. Казан, 1926;

Нуруллина Р.М. Становление партийно-советской печати на татарском языке (1917–1925). Казань, 1978;

Татар энциклопедиясе. Казан, 2016. Т.5;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.

Автор – З.З.Гыйләҗев