Коробкова А.Н. М.Җәлилнең "Иптәшкә" җыентыгына тышлык эскизы. 1929

Кәгазь, гуашь. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Коробкова А.Н. А.Неверовның "Марья-большевичка" китабына тышлык эскизы. 1927

Кәгазь, гуашь. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Биографиясе

1905 елның 11 феврале, Вятка губерниясе Уржум шәһәре – 1998 елның 20 октябре, Мәскәү.

Ф.Ш.Таһировның хатыны.

1927 елда Казан сәнгать-педагогика техникумын (П.П.Беньков, В.К.Тимофеев, К.К.Чеботарев шәкерте), 1931 елда – Мәскәү югары сәнгать-техник институтын (ВХУТЕИН; Д.С.Моор, Л.А.Бруни шәкерте) тәмамлый.

Мәскәүдә, 1941–1943 елларда (эвакуациядә) Казан янындагы Васильево поселогында яши. ТатЛЕФ (1923–1927), «Молодой Октябрь» берләшмәсе әгъзасы (1927–1931).

1920 елларда Казанда чыккан «Авыл яшьләре» («Сельская молодежь»), «Азат хатын», «Безнең юл», «Крестьянская газета», «Чаян», «Кызыл армеец» газета һәм журналлары, Мәскәүдәге «Эшче», «Игенчеләр», «Нәшрият» газеталары редакцияләре, СССР халыкларының Үзәк нәшрияты белән хезмәттәшлек итә.

1932 елдан СССР Авыр сәнәгать халык комиссариатының Мәскәү күрсәтмә әсбапларны техник пропагандалау нәшриятында, 1938–1941 һәм 1943–1945 елларда «Трансжелдориздат»та – мөхәррир, 1946–1960 елларда Полиграфия машиналары төзү фәнни-тикшеренү институтында титул һәм акцидент хәрефләр җыю лабораториясе мөдире.

Коробкова А.Н. "Авыл яшьләре" журналы тышлыгына. 1926

Кәгазь, тушь. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Коробкова А.Н. "Азат хатын" журналына тышлык эскизы. 1926

Кәгазь, гуашь. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Коробкова А.Н. "Азат хатын" журналына тышлык эскизы. 1927

Кәгазь, гуашь. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Иҗаты

Рәссамның күпкырлы иҗади мирасы нәкышь эшләрен, бер-берсенә охшамаган графика төрләрен (плакат, станлы рәсем, газета һәм журнал иллюстрацияләре), полиграфия бизәлешен, хәреф-шрифт белеме буенча теоретик хезмәтләрне колачлый.

Казанда уку елларында А.Коробкова тарихи-сәнгати әһәмияткә ия натура рәсемнәре сериясен (техникум студентлары һәм укытучылары К.К.Чеботарев, А.Г.Платунова, Ф.П.Гаврилов, П.Т.Сперанский, Н.М.Сокольский, В.К.Сотонина һәм башкалар портретлары), график композицияләр – сатирик һәм шаржчы таланты белән аерылып торган үзенчәлекле студентлар тормышы елъязмасын («АХРР ЛЕФтан җеннәрне куа», «Имтиханнар бара», «Нәкышь дәресендә» һәм башкалар) иҗат итә.

1920 елларда А.Коробкова татар совет полиграфия сәнгатен үстерүгә күп көч куя. Хезмәтләре арасында – «Азат хатын» (1927, №3, 5, 10), «Авыл яшьләре» (1925, №16), «Кечкенә иптәшләр» (1917, №10, 11) журналлары тышлыгын бизәгән тарихи һәм заман темасына каләм белән ясалган рәсемнәр һәм иллюстрацияләр. А.Коробкованың журнал графикасы композиция динамикасы, рәсемнең ачыклыгы һәм төгәллеге, детальләрнең оста тотып алынуы, өс киемнәре һәм аксессуарларның ышандыру көче, бу сәнгать төрендәге мөмкинлекләрнең киң файдаланылуы белән аерылып тора.

Ире Ф.Ш.Таһиров белән автордаш буларак, А.Неверовның «Марья – большевичка» (Мәскәү, 1927), А.Кравченконың «Как Хасан стал красноармейцем» (Мәскәү, 1927), «Октябрь и молодое поколение» (Мәскәү, 1927), «Годы борьбы» (Мәскәү, 1927), К.Залеевның «Урамнан коммунага» («С улицы в коммуну», Мәскәү, 1928), Х.Фәйзуллинның «Октябрь балалары» («Дети Октября», Мәскәү, 1928), М.Крыймовның «Комсомольский песенник» (Мәскәү, 1928), М.Җәлилнең «Иптәшкә» («Товарищу», Мәскәү, 1929) һәм башка язучылар китапларының тышлыкларын бизи. А.Коробкова, таланты рәссам буларак, аларга затлылык, сәнгати осталык, китап басуда типографик чаралар мөмкинлек биргән күптөрле график алымнар куллана.

1920–1930 еллар ахырында плакат сәнгате белән шөгыльләнә: «Алмаш» (1928), «Тимерне кыздырып ябыштыру» (1928), «СССР – бөек тимер юл дәүләте» (1939), «Тимер юл транспорты – Кызыл Армиянең бертуганы» (1940) һәм башкалар.

А.Коробкованың станлы нәкышь әсәрләре: «Татарстан авылы кызы кырда» (1926), «Кызларның интернациональ әйлән-бәйлән уены» (акварель, гуашь, 1936), «Төрле халык балалары» (акварель, гуашь, 1944) һәм башкалар.

1950 елларда ташбасма шрифтларның яңа гарнитурасын әзерләү белән шөгыльләнә: «Коробкованың кулъязма шрифты» (рус алфавиты хәрефләре), ракурслы фотопроектлаштыру алымы кулланып, күп кенә алфавитлар өчен дүрт төрле язылыштагы «Газета өчен брусковый шрифт» һәм башкалар. А.Коробкованың шрифтлары китап басуда кулланыла.

1960–1980 елларда «Мәскәү урамнары», «Мәскәү яны табигате», «Чәчәкләр» монотипия серияләрен иҗат итә.

Гомеренең соңгы елларында ул Ф.Ш.Таһиров белән автордашлыкта бизәгән китап тышлыкларының эскизларын автор буларак кабатлавын дәвам иттерә, аларны башка хезмәтләре белән бергә ТАССР Дәүләт сынлы сәнгать музеена бүләк итеп тапшыра.

Коробкова А.Н. Сукбай. 1924

Кәгазь, линогравюра. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Күргәзмәләре

«СССР халыклары сәнгате» (Мәскәү, 1927), «Яшь Октябрь» берләшмәсе (Мәскәү, 1930), халыкара «Китап сәнгате» (Париж, Нью-Йорк, 1931), техник плакат (Мәскәү, 1933), халыкара «Инполиграфмаш-69» (Мәскәү, 1969), Мәскәү китап рәссамнарының 4 нче шрифт һәм орнамент (Мәскәү, 1978), Республика юбилеена багышланган сәнгать (Казан, 1980), 1920–30 еллар Татарстан рәссамнары әсәрләре (Казан, 1990) күргәзмәләрендә катнаша.

Ф.Ш.Таһиров һәм А.Н.Коробкованың график эшләре күргәзмәсе Казанда 1976, 2006 еллларда уздырыла.

Коробкова А.Н. АХРР ЛФтан җен куя. 1924–1927

Стенгазета өчен рәсем. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Коробкова А.Н. Шәрык музыка техникумын тәмамлаганнарның киләчәге

Стенгазета өчен рәсем. Кәгазь, карандаш. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Хезмәтләре

Композиционные принципы шрифтов эпохи Возрождения // Сборник трудов НИИ Полиграфмаш. 1957. № 2.

Автобиография и некоторые воспоминания о художественных школах 20-х годов Казани и Москвы // Советское искусство 20–30-х годов: сборник статей. Казань, 1992.

Әдәбият

Дульский П.М. Искусство в Татреспублике за годы революции. Казань, 1929.

Гречихо М.В., Шицгал А.Г. Книжный шрифт. М., 1964.

Червонная С.М.Художники Советской Татарии: биографический справочник. Казань, 1975.

Ключевская Е.П. Феномен художественной полиграфии // Татарстан. 1995. №11–12.

Пионеры конструктивизма: Фаик Тагиров, Александра Коробкова в Казани и Москве: каталог выставки, 24 ноября 2006 – 15 января 2007: книжная графика. Рисунок. Гравюра. Казань, 2006.

Автор – Е.П.Ключевская