Татарларның бизәлеш сәнгатендә киң кулланыш ала; көнкүреш әйберләрен (җиһаз, кирәк-яраклар, савыт-саба, эш кораллары) һәм йортны (тәрәзә йөзлекләре, өй кыеклары, кәрнизләр, капкалар) уеп бизәкләүгә бүленә. Уеп бизәк ясаучы осталар агачларның каты (имән, каен, өрәңге) һәм йомшак (нарат, юкә, усак) төрләрен файдаланалар, агач уюның иң борынгы өчьяклы уемтык һәм тырнак сыман ую техникасын татарларда киң таралган контур буенча өстәп һәм яссы рельефлы ую техникасы һәм XIX йөз ахырында барлыкка килгән кисеп сырлы бизәк ясау техникасы белән бергә кулланалар.

Тарихы

Археология материаллары болгар чорына нисбәтле уникаль эшләнмәләрдән гыйбарәт: тоташ агач кисәгеннән уелган һәм металл кысалар (көмеш, бакыр) белән каймаланган чүмеч кисәкләре; Биләр шәһәрлегеннән яссы рельефлы ую техникасында үсемлек сурәтләре һәм сөлес стилендәге гарәп язуы белән бизәлгән имән пластина; озынча түгәрәк соскычлы кашык кисәкләре һәм башкалар.

Уеп бизәк ясау традицияләре күптәннән килә. 1552 елда ук инде кенәз А.М.Курбский Казан ханлыгының Арча җирләре турында яза: “Ул җирләрдә кенәзләр һәм вельможаларның йортлары бик матур һәм чыннан да искиткеч”.

XIX йөзнең беренче яртысы агачны уеп бизәк ясау истәлекләреннән безнең көннәргә кадәр Казан артында урнашкан Олы Әтнә һәм Олы Мәңгәр авылларындагы уникаль корылмалар сакланган: уеп төшерелгән сурәтләр, ордерлар, пилястралар булган колонналар, уксыман һәм кил рәвешле фронтон уемнар, ачык верандалар һәм галерияләр рәвешендәге архитектура детальләре белән бизәлгән ике һәм өч катлы йортлар.

Агачны уеп бизәк ясалган йортларның күпчелеге XX йөзгә карый. Агачны уеп бизәк ясауның сәнгати төзелеш үзенчәлеге торакның архитектурасына бәйле була; бу бәйләнеш, уеп бизәкләү үзенчәлекләре кебек, беренче тапкыр Ф.Х.Вәлиев тарафыннан тикшерелә.

Агачны уеп бизәк ясау белән бергә төсләр бизәлеше дә бик мөһим була, шуның белән татар корылмалары аерылып торган. Агачны уеп бизәк ясау шәһәр һәм авыл йортларын бизәүдә киң таралган.

Россиянең шәһәрләренең татар районнары һәм бистәләрендә (Казан, Уфа, Касыйм, Әстерхан, Тобол, Омск) орнаментлы уемлау белән гади йортлар да бизәлгән.

Агачны уеп бизәк ясау ябыштырылган һәм сырланган бизәк рәвешендә башкарылган, авыл йортларыннан аермалы буларак аларда архитектураның барокко, классицизм, ампир, модерн, эклектика стильләре йогынтысы сизелә (шәһәр йортларында төсләр бизәлеше тыйнаграк), бизәлешне аерып күрсәтү аның төп мәгънәсе була. Архитектура уеплавының байлыгы һәм зиннәтлелеге белән Томск шәһәренең татар бистәсендәге (Заисточье) корылмалар киң танылу ала, анда махсус саклаулы зона булдырыла.

Уеп бизәк ясауның үзенчәлеге геометрик фигуралар һәм үсемлек рәвешендәге һәм зооморф бизәкләр орнаменты мотивларында һәм контур буенча өстәп ую техникасы өстенлек итүдә күренә.

Төрле “кояш балкышлары”, ромблар, розеткалар, спиральләр, баулар, “ялкын төене” рәвешендәге зур фигуралы ябыштырмалар фронтоннарны, кәрнизләрне, кәрниз астындагы фризларны, капка канатларын бизәгән; каннелюра һәм таралучы нурларга ошатып ясалган сазсыман капительләре булган яссы пилястр рәвешендәге ябыштырмалар белән борынгы йортларның почмаклары тышланган.

Уемлы һәм яссы кисү белән күбрәк капка баганалары, койма такталарының очлары (лалә, кыңгырау чәчәкләре, ромб үрнәкләре) бизәлгән. Һәр авылда тәрәзә йөзлекләрендә үзләренә генә хас уемлау бизәкләре була. Үсемлек һәм геометрик үрнәкләр белән бергә, шартлы рәвештә стильләштерелгән канатларын җәйгән бер- яки ике башлы кошлар, байгыш, ярканатлар, озын муенлы каз башлары, елан сурәтләре ясалган.

Уеп бизәк ясаучы осталар кулдан һәм агач эшкәртү станокларында да эшлиләр, декоратив айваннар киртәләрен – икенче каттагы веранда тибындагы җиңел агач колонналар тезмәсенә, фронтоннардагы кечкенә балконнарга яки фронтон уемнарының бөтен киңлеге буендагы киртәләргә култыкса баганачыклары кырып ясыйлар.

XIX йөз ахырыннан кисеп уеплауның таралуы торакларның барлык архитектура детальләрендә вак формалар барлыкка килүгә һәм артык бизәклелеккә китерә.

Бизәк үрнәкләре репертуары баетыла, бизәлеш композициясе катлаулана; зооморф бизәкләр гомуми геометрик формаларга үзгәргән вакытта үсемлек-чәчәк бизәкләре өстенлек итә. Төрле төсләр белән бизәү арта, ул татар йортларында төп сәнгати чарага әверелә.

XX йөз уртасыннан биш почмаклы йолдыз, пар күгәрченнәр, ярымай үрнәкләре барлыкка килә. Уеплау кисәкләрнең бер-беренә гармонияле туры килүе һәм детальләрнең күләмлеге белән аерыла. Күп үрнәкләр күрше халыклар (рус, мари, чуаш, удмуртлар) иҗатында очрый.

Татарстанда кисеп уеплау байлыгы белән Иделнең уңъяк ярындагы татар йортлары аерылып тора. Өстәп һәм кисеп уеплау техникасы Кама алды һәм Кама аръягы авылларында киң таралган.

Хәзерге вакытта фасадларының аерым өлешләре, мәсәлән фронтоннары, өйалды баскычлары, коймалар, капкалар, шулай ук тәрәзә йөзлекләре еш кына тактадан ясалган һәм сырлап һәм контур буенча уеплап бизәлгән кирпеч йортлар барлыкка килә.

Гадәттә агачны уеп бизәк ясау белән еш кына балта эше белән агач эшен бергә алып барган нәселдән килгән осталар шөгыльләнгән. Әмма катлаулы бизәкләр һәм кырылган детальләрне токарьлык һөнәрен үзләштергән осталар башкарган, үз авыллары һәм якын тирәдәге авыллар халкы өчен заказга эшләгәннәр.

Һәр агач остасының ишегалдында башка хуҗалык корылмалары белән бергә урнашкан үз остаханәсе була. Кыйммәтле өй җиһазлары ясаучы осталар уеп рәсем төшерелгән җиһазлар (буфет, шкаф, өстәл, бишек, арба, ат дугасы, сандыклар) җитештерәләр, аларның күп детальләре (өстәл һәм урындык аяклары, ишекләр) станокта эшләнә; башка осталар тарафыннан кирәк-яраклар һәм савыт-саба (май язгыч, киле, кисмәк, көянтә, касә, кашыклар, кер тукмагы, куна тактасы, җеп эрләгеч, туку станоклары) уеп ясала, музыка уен кораллары (скрипкалар) булдырыла, алар уемлы һәм тырнаксыман уеплауның гади үрнәкләре белән бизәлә. Ул эшләнмәләрдә гадәттә буялмаган агачның фактурасы һәм табигый матурлыгы күренә һәм күзгә бәрелеп тора.

Агачны уеп бизәк ясау шулай ук рус халык иҗатының иң популяр төрләренең берсе була, Идел буе территориясендә XVI йөзнең икенче яртысыннан үсеш ала. XIX йөз уртасыннан Красновидово, Рус Бортасы, Тәмте, Бишбатман, Кадыш, Самосырово һ.б. авылларындагы йортлар уеп ясалган бизәкләр байлыгы белән аерылып тора.

Йортны агачны уеп бизәүдә кабарынкы (өтерге белән), шул исәптән калкытып ясалган (суднога бәйләнешле һәм кисеп) уеплау таралыш ала. Татар сәнгате йогынтысында аерым районнарда (Иделнең уңъяк яры һәм көньяк сул яры буйлары, Казан арты, Кама аръягы) төсле бизәкләр белән өстәп уеплау барлыкка килә.

Шулай ук токарь станокларында кырып ясалган эшләнмәләр кулланыла (култыксаларга баганачыклар, өстәл аяклары, касәләр, зур тәлинкәлзр, тоз савытлары). Фризлар (“кызыл” дип аталган фронтон астындагы такта), өй түбәсе кыегы, тәрәзә йөзлекләре, капкалар, өйалды баскычы детальләре бизәлгән.

Геометрик (өчпочмаклар, ромблар) һәм үсемлек (яфрак, чәчәк, виноград тәлгәшләре, җиләкләр) үрнәкләре, кош (үрдәк, күгәрчен), җәнлек (арыслан, ат, елан), кайчакта – мифик затлар (су анасы) сурәтләре кулланылган.

Көнкүреш әйберләрен бизәүдә (башлыча җеп эрләгеч, туку станоклары детальләре, чүмечләр, кер үтүкләү такталары) уемлы һәм кабарынкы уеплау популяр була. Рус агачны уеп бизәк ясау традицияләре хәзерге халык осталары иҗатында үсеш алган.

1950 еллар уртасыннан башлап агачны уеп бизәк ясау профессиональ һәм үзешчән иҗат төре буларак үсә. 1950 елларның икенче яртысында иҗатларын вак скульптура пластикасы әсәрләре һәм сувенирлар (стенага эленә торган тәлинкә, шкатулка, вазалар һ.б.) ясаудан башлаган иң беренче рәссам-агачны уеп бизәк ясаучылар Ф.Сотников һәм А.Сысоев була.

Хәзерге заман рәссамнары агачны уеп бизәк ясау сәнгатендә урнашкан кысаларны киңәйтәләр һәм җәмәгать биналарының эчке ягын бизәгәндә (кабарынкы панно, декоратив өстәмә ялгаулар, мәктәп, балалар бакчалары, мәдәният йортлары һәм мәчетләрдә бүлмә араларындагы ишекләр), сувенирлар һәм күргәзмә әсәрләре җитештергәндә аның яңа мөмкинлекләрен ачалар.

Монументаль–декоратив агачны уеп бизәк ясау – рәссамнар Ю.Галузин, Я.Зиннәтуллин, В.Крайников, Х.Латыйпов, Р.Круглякова, Г.Сарандов, Ә.Фәтхетдинов (аларның әсәрләре Түбән Кама, Чаллы, Лениногорск, Казан, Яшел Үзән һәм Татарстан Республикасы башка шәһәрләре биналарының эчке ягын бизиләр), кече пластика һәм көнкүреш эшләнмәләре (уенчыклар, стенага эленә торган тәлинкәләр, еш кына яндырып бизәк төшерелгән һәм рәсем белән бизәлгән, шкатулка, ваза, кубоклар) – И.Әхмәдуллин, А.Гаврилов, С.Евдокимов, В.Ибраһимов, Х.Латыйпов, Н.Мокрецова, А.Мокшин, Н.Оторбаева, С.Федотов, Р.Шәмсетдинов; чиркәүләр өчен иконостаслар – Р.Биккенов һәм А.Зайцев, ишек һәм җиһазлар – Э.Волков, Х.Латыйпов, С.Шәкүров, көзгеләр өчен кысалар, картиналар – Р.Камалов, А.Чебинёв, И.Целищев, А.Шалашов иҗатларында эзлекле үсеш ала.

Татар авылларында традицион йортларны уеп бизәкләү дәвам итә.

Әдәбият

Воробьёв Н.И., Бусыгин Е.П. Художественные промыслы Татарии в прошлом и настоящем. Казань, 1957.

Бусыгин Е.П. Русское население Среднего Поволжья. Казань, 1966.

Валеев Ф.Х. Архитектурно-декоративное искусство казанских татар (сельское жилище). Йошкар-Ола, 1975.

Валеев Ф.Х. Народное декоративное искусство Татарстана. Казань, 1984.

Валеева-Сулейманова Г.Ф. Монументально-декоративное искусство Советской Татарии. Казань, 1985.

Валеева-Сулейманова Г.Ф. Декоративное искусство Татарстана (1920-е – начало 1990-х годов). Казань, 1995.

Автор – Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова