Россиядә мануфактура башлангычы булган сәнәгать предприятиеләре XVI йөздә күренә башлый. Мануфактура барлыкка килүнең алшартлары: һөнәрчелек һәм товар җитештерүнең алга китүе, хезмәт бүленешенең тирәнәя баруы. Милек формасына карап, мануфактура — казна (дәүләт) һәм хосусый; эшне оештыру рәвешенә карап — үзәкләштерелгән (бер остаханәдә эшләүчеләрне берләштерә), катнаш (кайбер эшләр үзәкләштерелгән остаханәдә, кайберләре өйдә башкарыла), таркау (эш бирүче мөстәкыйль эш башкаручыны чимал һәм эш кораллары белән тәэмин итә, соңыннан алардан әзер продукцияне сатып ала һәм сата) төрләргә бүленә. Мануфактурада ялланып эшләүчеләр һәм крепостной крәстияннәр хезмәте кулланыла.

Россиядә мануфактуралар

XVII йөздә Россиядә мануфактуралар санаулы гына була (белгечләр 30 дан 60 ка кадәр дип исәпли), XVIII йөздә, дәүләтнең максатчан чаралары нәтиҗәсендә, мануфактура җитештерүе сизелерлек үсә.

Император Пётр I меркантилизм сәясәте уздыра. 1720 еллар башында сәнәгатьне үстерү максатыннан үзәк дәүләт учреждениесе — Мануфактур-коллегия төзелә (өзеклекләр белән 1804 елга кадәр эшли). Ул барлык төр (казнаныкы һәм хосусый) мануфактуралар белән идарә итү эшен оештыра: мануфактура хуҗаларына техника белән булыша һәм финанс ярдәме күрсәтә, мануфактураларның эшче көч һәм белгечләр белән тәэмин ителешен, фабрикантларга тиешле ташламалар ясалуны, предприятиеләр эшен һәм әзер товарны сату тәртипләре үтәлешен контрольдә тота. Мануфактура җитештерүен үстерү шулай ук Баш магистрат вазифасы да булып санала. Эшче куллар җитешмәү мәсьәләсе мануфактурага «бәйле эшчеләр» беркетү юлы белән хәл ителә. 1721 ел Фәрманы буенча дворяннарга да, сәүдәгәрләргә дә мануфактура өчен авыллар сатып алу рөхсәт ителә, тик сәүдәгәрләр, дворяннардан аермалы буларак, крәстияннәрне бары тик мануфактура белән бергә генә сата ала. Мануфактурага ревизия үткәргәндә андагы барлык паспортсыз крәстияннәр мануфактурага беркетелә.

Сәнәгать җитештерүенең крепостнойлыкка нигезләнүе технологик артталыкка, җитештерү күләменең түбән темплар белән үсүенә, җитештерелгән продукциянең көндәшлек дәрәҗәсе төшүгә китерә. Мануфактуралар җитештергән товарның төп кулланучысы дәүләт үзе була. Пётр I, казна мануфактуралары эшеннән канәгатьсезлек белдереп, аларның шактыен хосусый милек ияләренә тапшыра. Шул ук вакытта дәүләт өчен мөһим җитештерү төрләре аерым игътибарга алына.

Казан төбәгендә мануфактуралар

Казан төбәгендә беренче мануфактуралар 1640 елларда барлыкка килә.

Казанда һәм Кукмара авылында беренче бакыр кою предприятиеләре ачыла, аларда 100 дән артык кеше эшли. Спас авылы янындагы алпавыт селитра җитештерү предприятиесендә 200 крепостной крәстиян эшли. Кама елгасы буендагы Морза бистәсендә Тумашевның домна миче була.

XVIII йөздә мануфактура җитештерүе Казан губернасында сәнәгать үсешендә әйдәүче урын били. XVIII йөз башында төбәктәге барлык эре мануфактуралар дәүләт тарафыннан төзелә һәм аларда беркетелгән крәстияннәр хезмәте файдаланыла: 1714 елда — Казан постау мануфактурасы (1724 елда сәүдәгәр И.А.Михляевка бирелә), 1718 елда — Казан адмиралтействосы, 1719 елда — помпа каеш-күннәре заводы ачыла. Төрле урыннарда бакыр кою заводлары уңышлы эшли (Кукмара, Шилнә, Мишә, Иштирәк һ.б.). Хосусый мануфактуралар, башлыча, җитештерүнең төбәк өчен традицион туку, тире-күн эше, сабын кайнату, аракы куу кебек тармакларына карый. Туку мануфактуралары (киндер, комач, яулык тукымасы) күбрәк татар эшмәкәрләре кулында була. Эшчеләр авыр хезмәт шартларында эшлиләр, еш кына канәгатьсезлекләрен белдерәләр.

Казанда постаучылар берничә тапкыр күтәрелеп чыга (кара Казан постаучылары чуалышлары), мануфактураларга, заводларга беркетелгән эшчеләр Е.И.Пугачёв җитәкчелегендәге Крәстияннәр кузгалышында (1773–1775) һ.б.да катнашалар. XIX йөздә, төбәктә капитализм үсү, буржуазия барлыкка килү, машина көченә көйләнгән җитештерү алга китү шартларында, посессион һәм крепостной крәстияннәр хезмәтен кулланып көн итүче мануфактураларның күбесе көндәшлекне күтәрә алмый һәм эшләүдән туктый. Казан губернасындагы барлык бакыр кою заводлары, соңрак Казан постау мануфактурасы ябыла. Алпавыт предприятиеләре бөлгенлеккә төшә. Капиталистик мануфактуралар, киресенчә, үсеш кичерә.

XIX йөз башында Казан губернасындагы мануфактураларның шактые сәүдәгәрләрнеке һәм мещаннарныкы булып, аларда яллы эшчеләр хезмәте кулланыла. 1812 елда Казан губернасында 3 постау мануфактурасы эшли: Казанда алпавыт Осокин мануфактурасы (349 крепостной эшче), Лаеш өязе Алексеев авылында Сахаров варислары мануфактурасы (561 крепостной крәстиян) һәм Казандагы Җәмәгать тәрбиясе приказы мануфактурасы (36 — беркетелгән, 25 яллы эшче). 94 күн мануфактурасы, башлыча, сәүдәгәр һәм мещан катлавыныкы була, аларда яллы эшчеләр эшли: 32 се — Казанда (24 е — сәүдәгәрләрнеке, 8 е — мещаннарныкы; эшләүчеләр саны — уртача 6–7 кеше; иң эреләренең хуҗалары: Муса Апанаев — 26 эшче, Якуб Аитов — 26, Салих Аитов — 31); 17 се — Чабаксарда (1 се — сәүдәгәрнеке һәм 16 сы — мещаннарныкы); 24 е — Казан өязендә (19 ы — сәүдәгәрләрнеке; иң эреләрнең хуҗалары: Ягодное авылында Иван Котелов — 55 эшче, шунда ук Пётр Котелов — 54; 5 е — мещаннарныкы); 11 е — Мамадыш өязендә (5 е — сәүдәгәрләрнеке, 6 сы — мещаннарныкы).

Крәстиян мануфактуралары да була: 2 се — Казанда, 5 е — Мамадыш өязендә, 2 се — Чабаксарда; 1 се Адмиралтейство конторасына карый (17 яллы эшче). Күн мануфактураларында барлыгы 802 кеше эшли. 23 сабын кайнату, шәм һәм балавыз ясау мануфактурасыннан (174 кеше эшли) иң эреләренең хуҗалары — сәүдәгәрләр И.Жарков (11 кеше), Ю.Китаев (13), Я.Шатунов (11), П.Евреинов (11), А.Квасников (9), 1 мануфактура — мещанныкы (3) һәм 2 се — татарларныкы. Лаеш өязе Алексеев авылында хакыйкый статский советник Сахаров варисларының 1 киндер мануфактурасы (24 кеше), шулай ук 9 яулык һәм киҗе-мамык мануфактурасы (шулардан 4 е — Казан, 5 е — Царёвококшайск өязләрендә: иң эре предприятиеләр хуҗалары — Муса Хуҗасәитов, Ор авылы, 68 эшче; Сөләйман Хуҗасәитов, шунда ук, 81; Мәхмүт Хуҗасәитов, шунда ук, 63; Нәзир Хуҗасәитов, шунда ук, 81). Бу тармакта барлыгы 534 кеше эшли.

Казан сәүдәгәре А.Блюденевның 1 аркан, 1 эрләү мануфактурасы (26 кеше), Лаеш өязендә 2 алпавыт поташ мануфактурасы (крепостнойлар хезмәте кулланыла), Казанда 1 серкә һәм 1 аракы заводлары (3 кеше), Казанда 1 тимер заводы (3 кеше), Казанда һәм Мамадыш өязендә 2 бакыр һәм сәдәф мануфактурасы исәптә була. 1812 елда Казандагы 3 эре сабын кайнату мануфактурасы 11,5–13 мең пот сабын, 8 комач мануфактурасы 514 мең аршын (476 мең сумлык) товар җитештерә. 1842 елга комач һәм кытай тукымасы мануфактураларының саны 23 кә җитә.

Казан университеты профессоры К.Ф.Фукс Казан губернасы мануфактуралары буенча үз исәбен тәкъдим итә (1828–1829). Ул 61 эшләп килүче, 5 эшләп туктаган күн мануфактурасына (иң күп җитештерү — 1 нче гильдия Казан сәүдәгәре Л.Ф.Крупеников мануфактурасында), 13 сабын кайнату мануфактурасына (иң эресе — 1 нче гильдия Казан сәүдәгәре Х.Юнысовныкы), 4 постау мануфактурасына (иң эресе — сәүдәгәр Г.И.Осокинныкы), 6 туң май-шәм һәм 8 туң май эретү мануфактурасына бәяләмә бирә (ахыргача язып тәмамланмаган). Казан губернасы мануфактураларының байтагы татар сәүдәгәрләренеке була. «Мануфактура и торговля» журналында (1830) 1767–1799 елларда хуҗалары татар сәүдәгәрләре булган мануфактуралар турында мәгълүмат бирелә, анда күрсәтелгән 9 мануфактураның 6 сында комач җитештерелә: 1 се Кышкар авылында (1 нче гильдия Арча сәүдәгәре М.Усмановныкы, 1767 елда төзелә), 1 се Бәрәскә авылында (3 нче гильдия Арча сәүдәгәре К.Борнаевныкы, 1775), 2 се Орнашбаш авылында (3 нче гильдия Арча сәүдәгәре К.Мәмәшевныкы, 1776 һәм Арча сәүдәгәре М.Мәмәшевныкы, 1778), 2 се Царёвококшайск өязе Оры авылында (2 нче гильдия Арча сәүдәгәре С.Сәетовныкы, 1798 һәм 1799); 1 нче гильдия Казан сәүдәгәре Х.Апанаев мануфактурасында (1778) тире эшкәртелә, 3 нче гильдия Казан сәүдәгәре Х.Апанаев мануфактурасында (1778) сабын кайнатыла, йомышлы татар М.Кәримовның Царёвококшайск өязендәге мануфактурасында (1795) поташ ясала. Бу мәгълүматлар тулы түгел, чөнки «Татар ратушасы» беркетмәләре һәм журналларындагы мәгълүматларга караганда, Казанның Иске татар бистәсендә генә дә 24 мануфактура эшли (11 сабын кайнату, 10 күн, 3 кәҗә тиресе эшкәртү мануфактурасы). «Ведомости 1812» язганча, Казан губернасы буенча исемлектәге 129 мануфактураның 45 е (35 %) татарларныкы була, барлыгы 4823 кешедән аларда 1509 ы (31,4 %) эшли. 1846 ел мәгълүматлары буенча, Казан губернасында 245 завод һәм фабрика исәпләнә, шул исәптән 166 сы — Казанда. Араларында, бик аз санда булса да, машина көченә көйләнгәннәре дә була. Шул чор чыганакларындагы мануфактураларга кагылышлы мәгълүматлар төгәл түгел, чөнки җитештерүчеләрнең барысы да үз предприятиеләре турында төгәл мәгълүмат җиткереп бармый.

Казан губернасындагы сәнәгать үсешенә бәя биреп, 1845 елда губернатор: «Чимал эшкәртү ысуллары иске һәм камил түгел, шуңа күрә сәнәгатьтә көтелгән үзгәрешләр юк», — дип яза. Җитештерү, нигездә, кул көченә көйләнгән була. Пар двигателе уйлап табылып, сәнәгатьтә кискен борылыш ясалганнан соң, капиталистик юл белән баручы мануфактуралар да, завод һәм фабрикалар белән көндәшлеккә сәләтен югалтып, ябыла башлыйлар. Шул ук вакытта, XX йөз башында Казан губернасында әле кул көченә корылган җитештерү өстенлек итә. Предприятиеләрнең күбесендә механик җайланмалар булмый, эшләүчеләр саны — уртача 5 кеше.

Шулай ук кара Индустрияләштерү.

Чыганаклар                                     

История Татарии в материалах и документах. М., 1937.

Әдәбият       

Бурнашев В. Очерки истории мануфактур в России. СПб., 1883;

Обзор различных отраслей мануфактурной промышленности России. СПб., 1862. Т. 1–2;

Туган-Барановский М.И. Избранное. Русская фабрика в прошлом и настоящем. М., 1997;

Карл Фукс о Казани, Казанском крае. К., 2005.

Автор — Л.М.Айнетдинова