400 гә якын, Европада 34, Татарстан территориясендә 10 га якын төре билгеле, төче суларда яшиләр.

Гәүдәсенең озынлыгы 1,5 тән (әкәм-төкәмсыман сөлек) 30 см га (медицина сөлеге) кадәр, сырт-корсак юнәлешендә кысылган, корсак ягы яссы, сырты — кабарынкы. Коңгырт тимгелле яшькелт-коңгырт, зәйтүнсыман-яшел төстә. Гәүдәсенең алгы һәм арткы очларында имгечләр — субстратка яки үзенең корбаны гәүдәсенә берегү органнары бар. Алгы имгечләр үзәгендә авыз куышлыгы урнашкан, алар исә алга таба чыгучы хортумчыклы (хортумлы сөлекләр) яки казналыклы (казналыклы  сөлекләр). Сөлекләр — гермафродитлар, күкәйләрен кузыда салалар.

Татарстан территориясендә хортумлы сөлекләрдән кече ялган кузылы сөлекләр (Erpobdella octoculata), әкәм-төкәмсыман сөлекләр (Glossiphonia complanata), ике күзле (Helobdella stagnalis) һәм балыксыман сөлекләр (Piscicola geometra) таралган.

Сөлекләр — күбесенчә ерткычлар, умырткасызлар, чукмарбашлар һәм балыклар белән туена.

Балыксыман сөлекләр — балыклар паразиты.

Гади кош сөлеге (Protoclepsis tessulata) су кошларының авыз куышлыгында, сулыш юлларында яки күзләренең конъюктив капчыгында паразитлык итә.

Зур имезүче хайваннарның һәм кешеләрнең тире капламын кисәргә сәләтле сөлекләр ТР территориясендә юк.

Кан суыру өчен медицинада файдаланылучы медицина сөлеге (Hirudo medicinalis) көньяктарак таралган. Ул лаборатория шартларында үстерелә. Аларда барлыкка килүче гирудин матдәсе дәвалау эффекты бирә. Гирудин матдәсе канга эләгеп, гипертония, тромбофлебит һәм башка авырулар вакытында кеше организмына уңай тәэсир ясый.