ТАССР Югары Советы Президиумының 1939 ел 10 сентябрь Указы нигезендә ТАССР Ит һәм сөт сәнәгате халык комиссариаты буларак оештырыла, ТАССР Югары Советы Президиумының 1946 ел 28 март Указы белән ТАССР Ит һәм сөт сәнәгате министрлыгы итеп үзгәртелә.

Җирле әһәмияткә ия ит, йомырка-кош, сөт, май, сыр, җилем-май җитештерү сәнәгате белән җитәкчелек итә. Бухгалтерияне, административ-хуҗалык, планлаштыру-финанс, җитештерү-техник, кадрлар бүлекләрен үз эченә ала, министрлык системасына «Маслопром», «Птицепром» трестлары, Казан шәһәр сөт заводы, 4 ит комбинаты, «Осинники» һәм «Свияжск» терлек азыгы хуҗалыклары керә.

ТАССР Халык Комиссарлары Советына (1946 елдан — Министрлар Советына), РСФСРның шундый ук Халык комиссариатына (1946 елдан — министрлыгына) буйсына. СССР Министрлар Советының 1950 ел 15 гыйнвар күрсәтмәсе, ТАССР Югары Советы Президиумының 1950 ел 30 гыйнвар карары, РСФСР Югары Советы Президиумының 1950 ел 7 февраль Указы белән гамәлдән чыгарыла, вазифалары РСФСР Ит һәм сөт сәнәгате министрлыгына тапшырыла.

Халык комиссарлары һәм министрлар: З.З.Габделмәнов (1939–1940, 1946–1949), П.П.Черзор (1940–1946).