Эчтәлек

1919 елда Радиотелеграф оешмаларының Казан базасында (РОКБ) А.В.Дикарёв системасындагы алты һәм тугыз лампалы көчәйткечләр эшләнә, сүнми торган тирбәнешләрне көчәйткечле детекторлы алгычка кабул итү өчен гетеродин төзелә. Ул 1920 елда җитештерелә, 300 м дан 2200 м га кадәр диапазондагы радиодулкыннарны кабул итә. Шул ук елда андый алгычлар күпләп җитештерелә башлый.

Дикарёв көчәйткече радиодулкыннарны ерак арадан ышанычлы тоту мөмкинлеге бирә; беренче радиопеленгатор станцияләре шуның нигезендә төзелә, Дикарёв көчәйткече схемасындагы каршылыкларда югары ешлыклы алты көчәйтү каскады, трансформаторларда түбән ешлыклы өч көчәйтү каскады була. Көчсез сигналлар алынган вакытта беренче алты каскад югары ешлыкны көчәйтү режимында эшли, детектор соңгы каскадта бара. Көчле сигналлар алынган вакытта детекторлау беренче каскадта бара, аннары сигналлар түбән ешлык буенча көчәя. Көчәйткечнең югары ешлык буенча кайтма бәйләнешен көйли һәм сизгерлекне шактый арттыра торган көйләгече була.

Дикарёв көчәйткеченең өстенлеге чиста тавыш белән эшләүдә, моңа РОКБда җитештерелә торган көчәйткечләрдә яхшы сыйфатлы каршылыклар куелу нәтиҗәсендә ирешелә. Соңрак Дикарёв унике лампалы Углов көчәйткеченең чыгу өлешенә телефон тоташтырырга һәм телефонның саклагыч капкачындагы тишемгә тар башы белән тыгыла торган рупор әзерләргә тәкъдим итә. Шундый җайланма белән 500 м арадагы рупордан яки тавыш көчәйткечтән сүз әйбәт ишетелә. 1921 елдан шундый тавыш көчәйткеч ярдәмендә РОКБда соңгы хәбәрләр һәм музыка тапшырыла.

1921 елда 1 Май бәйрәмендә Казандагы Театр мәйданына (хәзер Ирек мәйданы) һәм Кызыл Армия бакчасына (хәзер Ленин бакчасы) шундый рупорлар урнаштырыла. В.И.Ленин Россия телеграф агентлыгының («Известия ВЦИК», 1921 ел, 7 май) белдерүен укыганнан соң, РСФСР ХКСының эш башкаручысы Н.П.Горбуновка: «Мин бүген газетадан Казанда телефонны көчәйтүче һәм халыкка сөйләүче рупорның сынап каралуы (һәм нәтиҗәсе дә бик шәп) турында белдерү укыдым»,- дип язган һәм шундый җайланмаларны «...Мәскәүдә һәм Питерда куярга...», – дип тә өстәгән. РОКБда җитештерелгән тавыш көчәйткечләр 1921 елның 22 июнендә Мәскәүдәге алты мәйданда урнаштырыла, шулай итеп Россиядә беренче радиотрансляция челтәренә нигез салына. 1922 елның язында шундый җайланмалар радиотапшырулар алып бару өчен дә киң файдаланыла.

Әдәбият

Бурлянд В.А., Володарская В.Е., Яроцкий А.В. Советская радиотехника и электросвязь в датах. М., 1975;

Орлова А.Ф. Время и связь: Очерки по истории связи в ТАССР. Казань, 1988;

Первые опыты радиовещания в Татарстане // Тыңлагыз, Казан сөйли! — Слушайте, говорит Казань! Казань, 1998.                   

Автор – Е.А.Стахов