Биографиясе

1937 елның 4 декабре, Алма-Ата – 2002 елның 4 августы, Казан.

1959 елда Казан университетын тәмамлый, шунда ук эшли, 1962 елдан Математика һәм механика фәнни-тикшеренү институтында, 1976 елдан теоретик механика кафедрасында.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре рәвеше үзгәрүчән каты җисем механикасына карый. Аның тарафыннан яңа фәнни юнәлеш – локальләшкән энергия агышлары белән тәэсир итешүче сүрүләр механикасы төзелә; нормаль һәм орынма өслек көчләренең изотроп, ортотроп һәм биметалл цилиндрик сүрүләре тәэсире хакындагы мәсьәләләр чишелә; җылылык тупланган тирәлектәге әйләнмәле цилиндрик сүрүләрнең киеренке деформацияләнгән торышы мәсьәләләренең чишелешен таба.

Ю.П. Жигало ирекле әйләнү сүрүләре өчен фундаменталь чишелешләр матрицасын төзүнең гомуми ысулларын эшли.

Хезмәтләре

О фундаментальном решении температурной задачи для круговой цилиндрической оболочки // Прикладная механика. 1965. Т. 1, № 4;

Обобщённое решение контактных задач для упругих пластин и оболочек // Известия Академии Наук СССР. Механика твёрдого тела. 1989. № 2 (соавтор);

Вынужденные колебания оболочек и пластин. Казань, 1990.