«Унҗиденче октябрь берлеге» партиясенең Казан комитеты органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1906 елның 10 гыйнварыннан 21 маена кадәр Казанда рус телендә нәшер ителә, барысы 104 саны чыга.

Беренче нашир-мөхәррире — М.И.Лопаткин, соңрак — нашире В.В.Перцов, мөхәррире — Б.В.Варнеке.

Мәкаләләрнең күбесе авторы күрсәтелмичә басыла, редакция хезмәткәрләр исемлеген игълан итә: Г.Н.Әхмәров, А.Я.Богородский, А.Н.Боратынский, В.С.Груздев, Н.Ф.Катанов, Д.А.Корсаков, В.В.Марковников, Н.В.Никольский, К.В.Харлампович, С.П.Шестаков һ.б.

Юнәлеше

Беренче саны Казан 17 октябрь Манифесты партиясе программасы белән чыга; аның татар телендәге тексты «Обновление»гә кушымта буларак басыла (Г.Н.Әхмәров тәрҗемәсе).

19 гыйнвар санында газета Казан 17 октябрь Манифесты партиясе, Сәүдә-сәнәгать партиясе, Казанның Руханилар һәм чиркәү старосталары берлегенең бердәм «Унҗиденче октябрь берлеге»нә берләшүләре турында хәбәр итә.

Газета «Унҗиденче октябрь берлеге» мөрәҗәгатен бастыра. Мөрәҗәгатьтә октябристлар баш күтәрүчеләр һәм эш ташлаучыларны якламаска, 1 нче Дәүләт Думасы сайлауларына катнашырга һәм үз депутатлары аркылы хөкүмәткә йогынты ясарга өндиләр.

Газета революцион көч куллануны кире кага, түземле булырга чакыра, үсешнең эволюцион юлын пропагандалый.

Редакция сайлаулар тәртибен аңлата, Дәүләт Думасына сайлаулар турындагы Нигезләмәдән өземтәләр бастыра. 1906 елның 26 мартында булган сайлаулар алдыннан газетада Казан буенча октябрист кандидатлар исемлеге бирелә.

Сайлау алды кампаниясе барышында либераль лагерь буенча көндәшләр — кадетлар партиясе актив тәнкыйтьләнә, партиянең сул канаты социалистларга ярарга тырышуда гаепләнә, Казанның «Вечернее эхо», «Волжский вестник» газеталары белән бәхәс алып барыла. Бигрәк тә сәяси карьерист дип бәяләнгән Казан кадеты Г.Ф.Шершеневич тәнкыйтьләнә. Газета карагруһчы оешмаларны (Чиркәү-халык җәмгыяте, Рус җыены һәм башкаларны) консерватив-саклау позициясендә торулары, «уңнар революциясе»нә» омтылулары өчен тискәре бәяли.

Казан октябристларының аграр проблемаларга карашын аңлатуга зур игътибар бирелә. Җирнең хосусый милек буларак кагылгысызлыгы турындагы гомуми лозунг белән беррәттән, «хосусый милектәге җирләрнең бер өлешен гадел бәягә сату» турындагы мәсьәлә куела.

«Бүленмәс Россия» лозунгын яклап, редакция милли автономиянең һәртөрле формаларын кире кага; «Обновление» милли мәсьәләне хәл итүне әҗнәбиләрнең мәдәни дәрәҗәсен күтәрүдә, китап бастыруны җәелдерүдә, авыл хуҗалыгы мәктәпләре оештыруда, милли интеллигенцияне үстерүдә күрә. Татарларның милли мәнфәгатьләрен игътибарсыз калдыру нәтиҗәсендә, сайлауларда октябристлар аларның тавышын җыя алмый. Газета татар сайлаучыларына игътибарын сайлаулардан соң гына юнәлтә.

Сәяси булмаган мәсьәләләрдән университетлар реформасы, Казан университетындагы вазгыять, җирле хакимият органнары эше, приказчиклар җәмгыяте эшчәнлеге, Казандагы иске дин тарафдарлары тормышы турындагы язмаларга киң урын бирелә.

Казанның театр тормышы хакындагы кыска язмалары белән Б.В.Варнеке һәм башкалар катнаша.

Әдәби бүлектә Н.В.Сорокин һәм баәкаларның фельетоннары басыла. Академик рухта (авторларның күбесе университет профессорлары була) һәм уртачыл карашта булуы аркасында газета революция чорында популярлык казанмый һәм октябристларның сайлауларда җиңелүеннән соң чыгудан туктый.

Әдәбият

Элерт А.А. Из истории общественно-политической борьбы в Казанской губернии на выборах в первую Государственную думу // Революционно-освободительное движение в Поволжье и Приуралье. Казань, 1974;

Татар энциклопедиясе. Казан, 2014. Т.4;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – Р.А.Айнетдинов