Чыгу урыны һәм вакыты

1918 елның 9 августыннан 7 сентябренә кадәр Казанда рус телендә нәшер ителә, барысы 23 саны чыга.

Мөрәҗәгать һәм игъланнарның бер өлеше татар һәм поляк телләрендә басыла.

Мөхәррирләре — Д.Денике (хәрби-сәяси бүлек), Г.Жаровников.

Актив авторлар арасында — А.Блинов, И.Бусыгин, М.Горбунов, Н.Данилов, А.Доброгаев, П.Зобнин, С.Казельский, А.Красновский, В.Огородников, Д.Петров, И.Порфирьев, Е.Сосунцов, В.Торский, К.Харлампович.

Юнәлеше

Газетада яңа хакимиятнең күрсәтмәләре басыла, КОМУЧның Самара һәм Казан үзәк хакимиятләре, шулай ук яңа торгызылган җирле үзидарә органнары — шәһәр думалары, земстволар һәм башка эшчәнлеге яктыртыла.

КОМУЧның аерым вәкилләренең Казан губернасында хәрби-сәяси шартлар һәм халыкның хәле турындагы хәбәрләре басыла.

Редакция Халык армиясенә матди һәм кеше ресурсларын җәлеп итүдә нәтиҗәле катнаша. 14 августта Казанның Юнысовлар мәйданында узган митинг турындагы хисапта кавалерия полкы оештыру хакында мөселманнарга өндәмә дә бар.

Крәстияннәрне яңа хакимияткә булышырга һәм Кызыл Армия частьларына каршылык күрсәтергә чакырган өндәмәләр нәшер ителә; Казан губернасы территориясендә булган кызыл террор фактлары турында җентекләп сөйләнә.

Кызыл террорчылар контрольдә тоткан урыннарда редакциянең үз хәбәрчеләре була һәм аларның мәкаләләре «Фронтның теге ягында», «Кызыл лагерьда» дигән баш астында басыла.

Газета 1918 елның 25 августында 400 делегат катнашында узган һәм демократик карарлар кабул иткән Казан губерна эшчеләренең партиясез конференциясе барышы турында яза. Казан дары заводы эшчеләренең КОМУЧ хакимиятенә каршы чыгышы һәм гаскәрләр тарафыннан бастырылуы турында да мәгълүмат бирә.

Соңгы саны «Түзеп торырга кирәк!» лозунгы һәм шәһәрне Кызыл Армиядән саклауда казанлыларны Халык армиясенә ярдәм итәргә чакыру белән чыга.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2014. Т.4;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – Т.М.Насыйров