1965 елдан чыга.

Башлангыч исеме – «Ленинская правда».

 2008 елдан – хәзерге исемдә.

Моннан тыш, Түбән Кама шәһәрендә «Нефтехимик» (1968 елдан), «Ваша газета» (1994 елдан), «Нижнекамское время» (1999 елдан), «Хезмәттәш авазы» («Голос коллеги», 2002 елдан) газеталары басыла.

1995 елда Түбән Кама шәһәрендә «Түбән Кама» ТРК – беренче муниципаль телевидение – эшли башлый. 1999 елда медиахолдинг барлыкка килү сәбәпле, «НТР» дип үзгәртелә. Аңа телевидение, радио, «Нижнекамское время» газетасы керә. 2005 елдан аларга ntrtv.ru сайты өстәлә.

1990 елдан Кама Аланы шәһәрендә «ПОСИНФОРМ» газетасы чыга, 1995 елдан җирле телевидение үз эшен алып бара.