Биографиясе

1923 елның 1 сентябре, Чистай кантоны Яңа Үзи авылы — 2005 елның 19 декабре, Казан шәһәре.

Тракторист-машинистлар курсын тәмамлаганнан соң, 1940–1942 елларда Аксубай районының Иске Тимәш машина-трактор станциясендә эшли, 1944–1996 елларда «Нәфис» акционерлык җәмгыятендә: генераторчы, өлкән аппаратчы.

Новатор, рационализатор. Майларны тирән гидрогенизацияләү технологияләрен һәм яңа техниканы үзләштерүдә катнаша.

Герой исеме 8 нче бишьеллык (1966–1970) планны үтәгәндә ирешкән уңышлары өчен бирелә.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Бүләкләре

Ленин ордены, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсының көмеш медале белән бүләкләнә.

Әдәбият

Герои Социалистического Труда Татарии (1938–1978 гг.): Док. очерки. Казань, 1980. Кн. 1.

Герои Социалистического Труда и полные кавалеры ордена Трудовой Славы – наши земляки. Казань, 2003.