КПССның Татарстан өлкә комитеты органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1956 елның 1 июленнән 1957 елга кадәр Казанда атнага 3 тапкыр рус телендә нәшер ителә.

Мөхәррире — Г.Е.Беляев.

Юнәлеше

Нефть сәнәгатен һәм нефть предприятиеләре төзелешен үстерү мәсьәләләрен яктырта, җитештерүне үстерү, ТАССР нефтьчеләре арасында партия-сәясәт, мәдәни агарту, профсоюз һәм комсомол эше мәсьәләләрен күтәрә.

Республиканың нефть районнарындагы шәһәр һәм посёлокларны (Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Азнакай һәм башка шәһәрләр) төзекләндерү темасына аерым урын бирелә.

Газета нефтьчеләр тормыш-көнкүрешенә багышланган күп кенә очерклар һәм мәкаләләр бастыра.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2014. Т.4;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – Р.А.Айнетдинов