Казан губерна земствосы органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1918 елның 23 августыннан (КОМУЧ Халык армиясе шәһәрне алганнан соң) 7 сентябренә кадәр Казанда рус телендә нәшер ителә, барлыгы 13 саны чыга.

Юнәлеше

Редакция газетаны аерым партиягә бәйләнмәгән, Россиядә халык бердәмлеген һәм демократик республика строен ныгытуны яклаучы орган буларак тәкъдим итә.

«Народная жизнь» элек эшләп килгән, большевиклар тарафыннан ябылган «Крестьянская Казанского губернского земства газета», «Крестьянская жизнь», «Трудовой путь» газеталары юнәлешен дәвам итә.

«Народная жизнь» сәхифәләрендә С.И.Абакумов, П.Г.Архангельский, М.С.Бухов, Ю.П.Денике, П.Л.Драверт, П.К.Жузе, М.П.Забусов, С.А.Знаменский, Н.М.Петровский, Ю.Л.Салин, Е.Ф.Сосунцов, Н.Н.Фирсов, К.В.Харлампович, Е.И.Шамурин, П.В.Ящерицын язышалар.

Төп рубрикалары: «Рәсми бүлек», «Земство тормышы», «Шәһәр думасы», «Бүгенге Казан», «Учредительләр җыены агентлыгы телеграммалары», «Халык армиясенә ярдәмгә», «Казан фронтында».

Газета укучыларын демократиянең торгызылуы, 8 сәгатьлек эш көне турында бәян иткән язмалар, эшчеләр конференцияләрен һәм крәстиян съездларын чакыруга, фабрика-завод комитетлары һәм профсоюзлар эшчәнлегенә рөхсәт биргән КОМУЧ җитәкчеләре В.Вольский, Н.Галкин, Я.Дворжец, П.Климушкин, С.Чечек һәм башкаларның гамәлләре белән таныштыра.

Редакция большевиклар тарафыннан юкка чыгарылган губерна земствосы, земство идарәсе, шәһәр думасы эшчәнлегенең яңадан торгызылуы турында сөйли.

«Народная жизнь» сәхифәләрендә 1918 елның августында Казанны алу һәм шәһәрдә яңа хәрби частьлар оештыру белән җитәкчелек иткән Төньяк төркеме группасы гаскәрләре командиры А.П.Степанов эшчәнлеге, шулай ук КОМУЧның Казан һәм Казан губернасы буенча вәкаләтле вәкилләре эше яктыртыла.

Газета аклар армиясенең уңышларын мактаган материаллар, сугыш хәрәкәтләре барышы хакында Төньяк төркем штабы төзегән көндәлек хәбәрләр бастыра, берничә санында Константиновка, Чабакса, Ключище авыллары тирәсендәге сугышларда яраланып, губерна земство хастаханәсендә дәваланучы яралыларның фамилияләрен бирә.

Редакция Халык армиясе фондына акча җыюда актив катнаша, аның сафларына басарга үгетли.

Соңгы сан «Гражданнар! Казанга җитди куркыныч яный. Шәһәрне саклау безнең кулыбызда!» дигән өндәмә белән чыга.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2014. Т.4;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – Т.М.Насыйров