Эчтәлек

1906 елның 30 маеннан 1907 елның гыйнварына кадәр Уфа шәһәрендә татар телендә нәшер ителә, барлыгы 42 саны чыга.

Рәсми мөхәррире һәм нашире Ш.Абызгилдин, аннан соң нашире Г.Мостафин, мөхәррире Б.Максуди (29 нчы саннан).

Асылда мөхәррирләре З.Камали, М.Хәсәни.

Төп максатларының берсе – төбәк, Россия, бөтен дөнья мөселманнары тормышын яктырту.

Газета битләрендә дини-фәлсәфи фикерләр, ислам мәсьәләләре урын ала, дөньяви, иҗтимагый-сәяси темаларга багышланган материаллар басыла, шулай ук шигъри әсәрләргә, мөнәҗәтләргә һәм башкага урын бирелә.

Әдәбият

Рәмиев И. Вакытлы татар матбугаты: (Альбом). 1905-1925. Казан, 1926;

Рәмиев И., Даутов Р. Әдәби сүзлек. Казан, 2001.

Автор – Р.Г.Әмирханов.