Эчтәлек

Н.Исәнбәтнең «Хужа Насретдин» спектакленнән Татар академия театры куелышыннан сәхнә. 1940 ел

Гөлбану ролендә Ф.Камалова, Насретдин ролендә Х.Әбҗәлилов

1939 елда языла, беренче тапкыр 1940 елда Татар академия театрында куела (режиссёрлар Е.Амантов, К.Тумашева, Х.Уразиков; рәссам П.Т.Сперанский; комп. Җ. Фәйзи). Баш рольләрне Х.Әбҗәлилов, К.Шамил башкара.

1941 елда спектакльгә кайбер текст үзгәрешләре кертелә. 1952 елда режиссер Х.Уразиков спектакльнең шул ук башкаручылар белән элеккеге куелышын яңадан кайтара.

Н.Исәнбәтнең «Хужа Насретдин» спектакленнән Татар академия театры куелышыннан сәхнә. 1952 ел

Зөбәрҗәт ролендә Ш.Әсфәндиярова, Алчына ролендә К.Гыйльманов

1957 елда Мәскәүдә узган Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасына «Хуҗа Насретдин» кабат куела (режиссёрлар Х.Уразиков, К.Тумашева); Насретдин ролен Х.Әбҗәлилов һәм Г.Шамуков башкара.

Н.Исәнбәтнең «Хужа Насретдин» спектакленнән Татар академия театры куелышыннан сәхнә. 1966 ел

Насретдин ролендә Ф.Халитов, Гөлбану ролендә М.Миңнебаева

1966 елда спектакль рәссам Л.Насыйров тарафыннан бизәлә, Насретдин ролендә — Ф.Халитов.

1990 елда популяр комедиянең яңача укылышын режиссер М.Сәлимҗанов тәкъдим итә (рәссам А.Кноблок, Насретдин ролендә — Р.Шәрәфиев).

«Хуҗа Насретдин» — урта гасырлардагы популяр төрки халыклар легендаларының төрле хәлләрдән чыгу юлларын белгән, тормыш зирәклеген гәүдәләндергән, кыерсытылган һәм хаксызга рәнҗетелгәннәрне яклаучы, нык рухлы һәм яхшылыкның тантана итүенә ышанучы үткен сүзле һәм зирәк Насретдин турындагы сюжетларына нигезләнеп язылган пьеса.

2015 елда режиссер Ф.Бикчәнтәев, Н.Исәнбәтнең «Хуҗа Насретдин» пьесасын һәм Сирия драматургы Саадулла Ваннусның бер пәрдәле «Фил галиҗәнапләре» пьесасы күренешләрен берләштереп, спектакльнең өр-яңа куелышын тәкъдим итә (рәссам С.Г.Скоморохов, композитор Э.Низамов, Насретдин ролендә — Ф.Җиһаншин, Гөлбану — М.Шәйхетдинова).

Әдәбият

Илялова И.И. Театр имени Г.Камала. К., 1986; 

Арсланов М.Г. Татарское режиссёрское искусство (1906–1941). К., 1992; 

Татарский государственный академический театр имени Галиасгара Камала. Сто лет = Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры. Йөз ел. К., 2009. Т. 1.

Автор — И.И.Илялова