Дала Зәе елгасының сул кушылдыгы.

Озынлыгы 12 км, бассейнының мәйданы 42,6 км2. Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгыннан ага, Лениногорск районында. Елга башы Лениногорск шәһәрендә, тамагы Воздвиженка поселогыннан 2 км көньяктарак. Елга башының абсолют биеклеге 280 м, тамагыныкы – 138 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 26%.

Камышлының 3 һәм 4 км озынлыктагы 2 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,45 км/км2. Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 1,1-3 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 138 мм, ташу агымы катламы 87 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахыры – апрель башында башлана. Камышлы ноябрь башында туңа. Тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,075 м3/с.

Суы язын каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9-12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 700-1000 мг/л, кышын һәм җәен 1000 мг/л дан күбрәк.