РКП(б)ның Пермь губкомы агитация һәм пропаганда бүлеге каршындагы татар секциясе һәм Эшче, крәстиян, кызылармияче депутатлары Советының губерна башкарма комитеты каршындагы милләтләр эше бүлеге органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1920 елның апреленнән 1922 елның 15 февраленә кадәр Пермь шәһәрендә татар телендә 55 саны нәшер ителә.

Баштагы атамасы — «Шәрекъ ачкычы».

Нашире — Пермь дәүләт нәшрияты.

Төрле елларда мөхәррирләре — Р.Халиков, С.Хәсәнкаев, Ә.Юнысов.

Әдәбият

Рәмиев И. Вакытлы татар матбугаты (Альбом). 1905–1925. Казан, 1926;

Татар энциклопедиясе. Казан, 2012. Т.3;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.

Автор – Т.М.Насыйров