Көнчыгыш фронтның 2 нче армиясе Революцион Хәрби Советы сәяси бүлеге органы һәм 2 нче ариянең 1918 елда Вятка Аланы авылында октябрь–декабрь айларында чыгып килгән «Алга» газетасы дәвамчысы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1919 елның 8 февраленнән Сарапул шәһәрендә, 1919 елның 1 маеннан 1 июненә кадәр Казанда татар телендә нәшер ителә.

Мөхәррире — Ф.А.Таипов.

1919 елның 17–29 апрелендә вакытлыча «Эш» газетасы белән берләштерелә.

Әдәбият

Рәмиев И. Вакытлы татар матбугаты (Альбом). 1905–1925. Казан, 1926;

Мухарямов М. Гражданская война в Татарии (1918–1920). Казань, 1969;

Насыров Т.М. Из истории красноармейской печати на татарском языке (1918–1920) // Татария в период Октября. Казань, 1970;

Татар энциклопедиясе. Казан, 2012. Т.3;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.

Автор – Т.М.Насыйров