80 гә якын төре билгеле, поляр өлкәләрдән кала, киң таралган.

Татарстан территориясендә бер төре бар — кара керәшә (Apus apus). Бөтен районнарда очрый. Май уртасында очып килә.

Гәүдәсенең озынлыгы 18 см га, канат җәеме 40 см га җитә, авырлыгы 95–110 г. Каурый капламы яшькелт металлсыман көрән төстә. Томшык асты-муенында ак тап бар. Канатлары озын, ураксыман бөгелгән. Койрыгы кыска, сәнәксыман. Томшыгы киң. Тәпиләре көчсез, йөрү өчен җайлашмаган, барлык 4 бармагы да алга юнәлгән. Очуы тиз, канатларын еш җилпи. Вакытның күп өлешен азык эзләп һавада үткәрә. Колонияләр булып оялыйлар, ояларын агач куышларында, текә кыяларда, түбә асларында, бина ярыкларында ясыйлар. Канатлы бөҗәкләр (чебен, озынборыннар) белән туена, аларны исә ул очканда аулый. Очкан вакытта парлаша. 2–4 ак йомырка сала. Августта кышларга очып китә.