1957 елда Казан университеты каршында «Буревестник» исеме белән оештырыла, 1971 елдан — «Университет», 1991–1996 елларда һәм 1988 елдан — «УНИКС», 1996–1997 елларда— «УНИКС-Локомотив».

1966–1967, 1969–1970 елларда «А» классында (2 нче төркем) СССР беренчелегендә, 1991 елдан 1 нче лигада, 1996 елда «А» дивизионында югары лигада, 1997 елдан Россия чемпионатының суперлигасында. 2010 елдан Профессиональ баскетбол лигасында, 2013 елдан ВТБның Бердәм лигасында. Бөтенсоюз (1965) һәм бөтенроссия (1961–1969) студентлар беренчелегендә җиңүче, РСФСР халыклары спартакиадаларында көмеш (1971), Россия чемпионатында бронза (1999/2000, 2002/03, 2004/05, 2008/09 — 2010/11, 2013/14), көмеш (2000/01, 2001/02, 2003/04, 2006/07, 2015/16), ВТБның Бердәм лигасы чемпионатында бронза (2010/11, 2013/14), көмеш (2009/10, 2011/12, 2015/16) медальләр ала. «Евролига-ФИБА» турниры (2003/04), Төньяк Европа баскетбол лигасы (2002/03) чемпионы, Россия (2002/03, 2008/09, 2013/14), Европа (2010/11) кубоклары иясе.

Баш тренерлары: И.П.Позняк (1957–1969), Л.Ф.Арсланов (1970–1976), В.В.Левченко (1977–1985), А.К.Крамник (1985–1989), А.М.Зрядчиков (1994–1995), Г.Н.Королёв (1996–1998), Д.Вишневец (1998–2000), С.Г.Ерёмин (2000–05/06, 2012/13), А.Сирейка (2006/07), А.Петрович (2007/08–09, 2008/09), В.Хомичус (2009/10), Е.Ю.Пашутин (2010/11/ 2011/12, 2014/15 — 2016/17), А.Тринкьери (2013/14), Д.Прифтис (2017 елдан). «УНИКС» баскетбол клубы президенты — Е.Б.Богачёв (1998 елдан).

Автор — Н.Д.Бобырев