РКП(б)ның Әстерхан губкомы азчылык милләтләр бүлекчәсе органы.

«Кызыл Идел» газетасының дәвамчысы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1922 елның 10 июленнән 1926 елга кадәр Әстерханда атнага 2 тапкыр татар телендә нәшер ителә.

Төрле еллардагы мөхәррирләре — К.Гобәйдуллин, И.Акъегет була.

Актив авторлары — Ф.Арабский, А.Әхәтов, Г.Әхмәтский, К.Бисангалиев, Х.Ибраһимов, Ф.Моратов, Р.Насыйров, В.Сәлимҗанов, М.Фәтхуллин, А.Фәхриев, Т.Шәһәри һ.б.

Юнәлеше

Иҗтимагый-сәяси, әдәби һәм фәнни-популяр эчтәлекле язмалар басыла.

Төп рубрикалары: «Чит илләрдә», «Әстерхан татарлары», «Дин һәм тормыш», «Театр сәхнәсе тирәли», «Совет мәктәпләре торышы».

Газета дингә каршы пропаганда алып бара.

Әдәби сәхифәдә Г.Тукай шигырьләре, аның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган язмалар басыла.

1923–1926 елларда редакция «Яшьләр сәхифәсе» чыгара.

Әдәбият

Рәмиев И. Вакытлы татар матбугаты (Альбом). 1905–1925. Казан, 1926;

Каримуллин А. Татарское государственное издательство и татарская книга России (1917–1932). Казань, 1999;

Татар энциклопедиясе. Казан, 2012. Т.3;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.

Автор – А.Ә.Хәсәвнех