Биографиясе

1965 елның 18 маенда Йошкар-Ола шәһәрендә туа.

Казан университетын (1987), Казан педагогика университетының физик культура факультетын (1991) тәмамлый.

1983–2003 елларда Казан педагогика университетында физик тәрбиянең медицина-биология нигезләре кафедрасында эшли. Бер үк вакытта, 1998–2012 елларда, җиңел атлетика буенча РФ җыелма командасының әйдәп баручы тренеры.

2003 елдан «Тренер» журналының шеф-редакторы.

2012 елдан Казандагы 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданың башкарма дирекциясе генераль директорының спорт буенча киңәшчесе. Югары казанышлар спортының теоретик нигезләре һәм инновацион технологияләре өлкәсендә методик эшләр авторы.

Хезмәтләре         

Методология отбора и прогнозирования результатов в лёгкой атлетике. М., 2003;

Современная тренировка юных легкоатлетов. М., 2004.