Тарихы

1640 елга кадәр татарлар тарафыннан нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Тоба исеме белән дә билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук каен тузыннан әйберләр ясау кәсепчелеге тарала.

XIX йөздә сәүдәгәр К.Лихачёвның күн заводы була.

XX йөз башында авылда җил тегермәне эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 412 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1919 елга кадәр авыл – Вятка, 1919 елдан – Казан,  1920 елдан – Вятка губернасының Алабуга өязе Көчек волостенда. 1921 елның гыйнварыннан – ТАССРның Алабуга (июньгә кадәр өяз), декабреннән – Әгерҗе, 1924 елдан Алабуга кантонында.

1927 елның 14 февраленнән – Әгерҗе, 1963 елның 1 февраленнән – Алабуга, 1964 елның 4 мартыннан Әгерҗе районында.

Хәзер Кырынды авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Хороший Ключ”, яисә “Курашай Чишмәсе” колхозы (беренче рәисе – Г.Динмөхәммәтов) оештырыла, куян, сарык асрау, яшелчәчелек, балык тоту белән шөгыльләнә. 1950 елда Чапаев исемендәге колхоз составына керә. 1993 елдан “Йолдыз”, 2003 елдан “Кырынды” акционерлык җәмгыятьләре.

Халкы күбесенчә “Ак Барс – Әгерҗе” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә эшли, кырчылык, терлекчелек белән шөгыльләнә. Авыл буасында карплар үрчетәләр.

Мәгариф һәм мәдәният

1929 елда – башлангыч мәктәп, 1930 елда – клуб, 1952 елда фельдшер-акушерлык пункты ачыла.

Авыл территориясендә төзекләндерелгән чишмә бар.

Күренекле кешеләре

И.А.Сәлимгәрәев (1929–2003) – Ленин ордены кавалеры.

Халык саны

1744 елда – 14 ир-ат;
1859 елда – 81,
1887 елда – 171,
1905 елда – 247,
1920 елда – 283,
1926 елда – 193,
1938 елда – 270,
1958 елда – 157,
1970 елда – 106,
1989 елда – 69,
2002 елда – 70,
2010 елда – 68,
2015 елда – 50 кеше (татарлар).