Чыгу урыны һәм вакыты

1917 елның 18 июленнән 20 декабренә кадәр Казанда рус телендә 121 саны нәшер ителә.

Мөхәррирләре — С.П.Покровский, А.А.Колегаев.

Газета белән М.Вахитов, М.Гурьянов, П.Дульский, Г.Залкинд, С.Знаменский, А.Иванов, Д.Карягин, П.Леонтьев, М.Ляхов, М.Маркелов, Г.Мирянин, Н.Никольский, Г.Скитский, И.Шадрин, П.Ящерицын хезмәттәшлек итәләр.

Газетада Н.Колесников шигырьләре еш басыла.

Даими рубрикалары: «Сугыш», «Газеталардан», «Көн вакыйгалары», «Петроград телеграф агентлыгы телеграммалары», «Кооперация», «Аграр мәсьәлә», «Икътисади әңгәмәләр», «Хроника (Казан яңалыклары)», «Өлкә бүлеге (Губерна өязләреннән хәбәрләр)», «Театр һәм музыка».

Юнәлеше

Газета, губернаның вакытлы матбугат басмаларыннан берсе буларак, төбәк тормышын киң яктырта: губерна һәм өяз земстволары, земство идарәләре, губерна һәм земство җыеннары эшчәнлеге турында хәбәрләр бирә; земство мәктәпләре, шифаханәләре, фельдшерлык пунктлары, аптека челтәрләре булдыру, почта, телеграф һәм телефон учреждениеләре эшчәнлеге, азык-төлек белән тәэмин итү, иҗтимагый тәрбия торышы, аграр хезмәт һәм прокат пунктларын оештыру юлы белән крәстиян хуҗалыкларын үстерүгә булышу, юллар төзү һәм төзекләндерү турында җентекләп бәян итә.

Язмаларда Россиянең республикачыл үсеш юлы һәм Учредительләр җыенын чакыру идеясе пропагандалана. Редакция Вакытлы хөкүмәт сәясәтен яклый, аның тарафыннан чыгарылган «Ирек заёмы»на язылырга чакыра.

Газетада Казандагы 1917 елгы Октябрь вакыйгалары, хәрби гарнизон эшчәнлеге киң яктыртыла; һәлак булганнар һәм яралылар исемлекләре басыла. Редакция Октябрь революциясе һәм большевикларның элеккеге хакимият органнарын бетерү турындагы декретына, большевикларныкы булмаган басмаларны ябуга тискәре мөнәсәбәттә була. 1917 елның 31 октябрендә анда А.Ф.Керенскийның большевикларга барлык чаралар белән каршылык күрсәтү турындагы күрсәтмәсе басылып чыга.

Октябрь ахыры — ноябрь башында, кайбер материалларны цензура үткәрмәгәнлектән, газета буш битләр белән чыга (1917 ел 23 ноябрь саны яртылаш буш беренче бит һәм «Яшәсен сүз иреге һәм матбугат иреге!» шигаре белән чыгарыла). Басма Учредительләр җыенына сайлауларда актив катнаша, 3 нче (кооператорлар һәм бәйсез социалистлар) һәм 9 нчы (Казан эсерлар партиясе комитеты) исемлекләргә кертелгән кандидатлар өчен тавыш бирергә чакыра.

1917 елның ноябрь–декабрендә газетада большевикларның гамәлләре — күпсанлы кулга алулар, Учредительләр җыены эшенә каршылыклар тудыру, Германия белән сепарат солых төзергә омтылыш һәм башкалар тәнкыйтьләнә.

Крәстиян депутатларының Казанда уздырылган 3 нче губерна съезды 1917 елның 17 декабрендә уң эсерлар газетасын ябарга карар чыгара.

1918 елның 24 гыйнварында Казан губерна земствосы аның урынына «Крестьянская жизнь» газетасын чыгара башлый.

Әдәбият

Мухарямов М.К. Октябрь и национальный вопрос в Татарии (октябрь 1917 — июль 1918 гг.). Казань, 1958;

Окороков А.З. Октябрь и крах русской буржуазной прессы. М., 1970;

Насыров Т.М. Октябрь и печать Татарии. Казань, 1975;

Татар энциклопедиясе. Казан, 2012. Т.3;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – Т.М.Насыйров