Эчтәлек

1907 елда И.Кудашев-Ашказарский тарафыннан оештырылган «Россиядә беренче күчмә мөселман драма артистлары труппасы»ннан (кара «Сәйяр») башлангыч ала, 1915 елда аның җирлегендә В.Мортазин-Иманский тарафыннан «Ширкәт» төркеме булдырыла. Аның составында С. һәм Җ.Байкиннар, Л.Сыртланова, Ф.Сәмитова, Г.Мангушев, М.Мортазин, М.Мутин, Ф.Камская, Камал I була. Репертуарында Г.Камал, Г.Исхакый, Ш.Камал, М.Фәйзи, Ф.Сәйфи-Казанлы, И.Богданов, Ж.Б.Мольер, Н.В.Гоголь, А.Н.Островский пьесалары урын ала.

1920 елда Камал I «Шәрекъ» труппасын оештыра, аның составына «Ширкәт» һәм «Берек» («Союз») театрлары труппалары актёрлары Ф.Ильская, И.Әлмәшев, Х.Әбҗәлилов, С.Кудашев керә. Театрда шулай ук Ф.Шиллерның «Мәкер вә мәхәббәт» («Коварство и любовь»), П.Джакометтиның «Җинаятьче гаиләсе» («Семья преступника»), А.Андриенконың «Хезмәткә дан» («Слава Труду») әсәрләре буенча да спектакльләр куела. 1921 елда труппага Самара татар драма һәм музыка студиясен тәмамлаучылар килеп кушыла, ул «Г.Кариев истәлегенә» дип атала башлый. 1922–1923 елларда труппа кабат — «Шәрекъ», 1923–1924 елларда «Туплан» исеме ала. 1925 елда Оренбург шәһәр советы аңа бина бирә, анда труппа, башта «Татар артистларының драматик коллективы», соңрак «Йолдыз» исеме белән аталып, даими рәвештә эшли башлый.

1931–1932 елларда коллектив Оренбург колхоз-совхоз театры дип үзгәртелә, 1938 елдан «Идел буе колхоз-совхоз театры» дип атала, 1941 елдан концерт бригадасы буларак яши башлый һәм 1949 елдан Оренбург филармониясе составына керә.

1989 елдан яңадан хәзерге исемдәге стационар дәүләт театры, 1991 елдан М.Фәйзи исемендә. Театрда төрле елларда актёрлардан Г.Әхмәтова, Ф.Камалова, Р.Кушловская, Җ.Хәмидуллина, Х.Ханская, Ф.Бакиров, С.Габитов, М.Илдар, Х.Кәтиев, Ш.Мәҗитов, Ю.Уральский, В.Фатыйхов һ.б. эшли. Спектакльләр И.Әлмәшев, С.Вәлиев-Сульва тарафыннан куела.

1989 елдан театрның баш режиссёры, 1990 елдан директоры һәм бер үк вакытта сәнгать җитәкчесе — ТР һәм РФнең атказанган сәнгать эшлеклесе Р.Абдуллаев; театр труппасында РФнең атказанган артисты Л.Абдуллаева, ТРның атказанган артистлары А.Хәбибуллин, Н.Фатыйхова, актёрлар М.Рәхмәтуллин, М.Мәхмүтова, Н.Дибаева, А.Мостафин, Д.Сәлахов, М.Сәгыйтова һ.б. эшли.

Репертуарын Г.Камалның «Банкрот», З.Хәкимнең «Алтын тарак», Ф.Бүләковның «Дүрт әби һәм Әхмәди», А.Нәсиннең «Алтын туй» («Золотая свадьба»), А.Н.Островскийның «Капкан саен калҗа булмый» («Не всё коту масленица»), Д.Салиховның «Хатын түгел — аҗдаһа», М.Гыйләҗевнең «Кар астында кайнар чишмә», Ә.Гаффарның «Язлар моңы», Т.Миңнуллинның «Алты кызга бер кияү», «Нәзер», К.Тинчуринның «Хикмәтле доклад» әсәрләре буенча спектакльләр тәшкил итә. Театр Россия буйлап гастрольләрдә йөри, еш кына Казанга килә; төрки халыкларның халыкара «Нәүрүз» театр фестивальләрендә, К.Тинчурин исемендәге республика фестивалендә актив катнаша.

Әдәбият  

Гобәйдуллин Х. Оренбург татар театры // Татар совет театры. К., 1975.

Автор — И.И.Илялова