«Казанские известия» газетасының дәвамчысы.

Чыгу урыны һәм вакыты

Казан университеты басмаханәсе тарафыннан 1821 елның гыйнварыннан 1833 елның декабренә кадәр рус телендә нәшер ителә.

39 кисәктән торган 84 китапта чыга.

Журнал белән составы үзгәреп торган «Нәшрият комитеты» идарә итә.

Аның актив әгъзалары арасында Казан университеты укытучылары В.Я.Баженов, В.Я.Булыгин, Г.Н.Городчанинов, И.И.Дунаев, И.Ф.Краузе, Н.И.Лобачевский, В.М.Перевощиков, В.И.Тимьянский, М.А.Пальмин, М.С.Рыбушкин була.

Танылган язучылар һәм галимнәр: Н.С.Арцыбашев, В.Я.Булыгин, А.К.Казимбәк, О.М.Ковалевский, А.Я.Купфер, И.М.Симонов, К.Ф.Фукс, Э.А.Эверсман, Ф.И.Эрдман һәм башкаларның язмаларын бастыра.

«Казанский вестник»ны башлап чыгаручы Казан фәнни округы попечителе М.Л.Магницкий була. Аның мәгариф өлкәсендә үткәргән реформаларын исәпкә алып, комитет журналның программасын эшли.

Юнәлеше

«Җитәкчелек күрсәтмәләре» бүлегендә Казан фәнни округы буенча Халык мәгарифе министрлыгы указлары, күрсәтмә һәм боерыклары басыла.

«Әсәрләр һәм тәрҗемәләр» бүлеге үгет-нәсыйхәт һәм фатиха бирү характерындагы мәкаләләрне, комитет әгъзаларының язмаларын, Казан университеты студентларының «чиркәү әдипләре һәм грек, латин классикларыннан» тәрҗемәләрен үз эченә ала. Цензура эшен М.Л.Магницкий үзе башкара. «Халык тәрбиясе рухы һәм дини тәрбиянең мөһимлеге» турында мәкаләләр урнаштырыла. Библиядән алынган сюжетларга, беренче христиан эшлеклеләре тормышы турындагы язмаларга, тәкъва тормыш рәвешен пропагандалауга зур урын бирелә.

М.Л.Магницкий Казан фәнни округы попечителе вазифасыннан азат ителгәч (1826 ел, май), «Казанский вестник»ның дини юнәлештән читкә тайпылуы күзәтелә. Шигырьләр, география, төбәкне өйрәнү һәм этнография турындагы язмалар, юлъязмалар, фәнни, фәнни-популяр, әдәби-тәнкыйть мәкаләләре басыла башлый. Н.И.Лобачевскийның берничә хезмәте, шул исәптән «Геометрия башлангычлары турында» («О началах геометрии»), «Иң мөһим тәрбия чаралары турында» («О важнейших предметах воспитания») әсәрләре басыла. Журналда университет профессорларының еллык хисаплары, нотыклары, иганәчелек турында хәбәрләргә урын бирелә.

1832 елда басманың 2 бүлеге ирекле рәвештә чыгып килә, 1833 елда бары тик «Җитәкчелек күрсәтмәләре» генә дөнья күрә. «Казанский вестник» казанлыларның иҗтимагый-сәяси характердагы хәбәрләргә ихтыяҗын канәгатьләндерми. Журнал язылучылар арасында абруен югалта, аның тиражы даими рәвештә азая бара һәм 1833 елда бары тик 200 данә генә тәшкил итә (1821 дә 500 данә).

«Казанский вестник»ка кушымта буларак, «Прибавление к «Казанскому вестнику» исемле атналык г-та чыга башлый.

1833 ел ахырында Казан фәнни округы попечителе М.Н.Мусин-Пушкин Казан университеты каршында әдәби журнал чыгаруны кирәксез дип таба һәм журнал ябыла.

Әдәбият

Лихачёв Н.П. «Казанский вестник» // Книговедение. 1894. № 2–12;

Попов Н. Общество любителей отчественной словесности и периодической литературы в Казани // Рус. вестн. 1859. Сент;

Куранов К.Н. Публицистика в «Казанском вестнике» (1821–1833) // Сб. аспирант­ских работ. Гуманитарные науки. Литературоведение. Языкознание. Журналистика. Казань, 1971;

Куранов К.Н. Особенности формирования жанров публицистики в казанской прессе первой трети XIX века // Жанры журналистики. Казань, 1972;

«Казанский вестник», 1821–1833 гг.: Указ. содерж. Казань, 2003;

Татар энциклопедиясе. Казан, 2012. Т.3;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – Г.Р.Заманова