Тарихы Эшче, солдат һәм крәстиян депутатлары Казан губерна советының 1917 ел 16 ноябрь карары белән Губерна советы каршында (1919 елдан  — Эшче, крәстиян һәм кызылармияче депутатлары Казан губерна советы башкарма комитеты каршында) матбугат бүлеге оештырылудан башлана. Бүлек Бөтенроссия үзәк башкарма комитеты һәм РСФСР Халык Комиссарлары Советының 1920 ел 27 май Декреты нигезендә Дәүләт нәшриятының Казан бүлеге итеп үзгәртелә, ТАССР Халык Комиссарлары Советының 1941 ел 11 апрель карары (карар шул елның октябренә кадәр гамәлдә була), 1945 ел 30 июль карары һәм ТАССР Халык Комиссарлары Советының 1946 ел 11 гыйнвар күрсәтмәсе белән ТАССР Халык Комиссарлары Советы (Министрлар Советы) каршындагы Нәшриятлар һәм полиграфия идарәсе буларак торгызыла, ТАССР Министрлар Советының 1949 ел 5 сентябрь карары белән — ТАССР Министрлар Советы каршындагы Полиграфия сәнәгате, нәшриятлар эшләре һәм китап сәүдәсе идарәсе, ТАССР Югары Советы Президиумының 1953 ел 30 апрель карары һәм РСФСР Югары Советы Президиумының 1953 ел 30 май Указы белән — ТАССР Мәдәният министрлыгының нәшриятлар һәм полиграфия сәнәгате бүлеге, КПССның Татарстан өлкә комитеты Бюросы һәм ТАССР Министрлар Советының 1963 ел 30 октябрь карары белән — ТАССР Министрлар Советы каршындагы Матбугат идарәсе, ТАССР Югары Советы Президиумының 1972 ел 19 сентябрь Указы белән — ТАССР Министрлар Советы каршындагы Нәшрият эшләре, полиграфия һәм китап сәүдәсе идарәсе, ТАССР Югары Советы Президиумының 1979 ел 22 август Указы белән — ТАССР Нәшрият эшләре, полиграфия һәм китап сәүдәсе дәүләт комитеты, ТССР Югары Советының 1991 ел 5 июль карары белән — ТССР (1992 елдан — ТР) Мәгълүмат һәм матбугат министрлыгы, ТР Дәүләт Советының 1999 ел 15 сентябрь карары белән әлеге исемдәге Министрлык итеп үзгәртелә.

Гражданнарның һәм халыкларның сүз, матбугат, иҗат иреге, мәгълүмат алуга һәм мәдәният казанышларыннан файдалануга хокуклары өлкәсендә дәүләт сәясәтен уздыруны гамәлгә ашыра. Канцелярияне, бухгалтерияне, җитештерү-техник, планлаштыру-икътисад (1993 елдан — икътисад һәм финанс), кадрлар бүлекләрен үз эченә ала. Министрлык карамагына Татарстан китап нәшрияты, Татарстан китап берләшмәсе, К.Якуб исемендәге полиграфия комбинаты, Дәүләт китап палатасы, «Мәгариф» нәшрияты (1993 елдан), 39 район типографиясе, 15 республика һәм 49 район газета-журнал редакцияләре керә. ТР Президентына, ТР Министрлар Кабинетына (1991 елга кадәр — ТАССР Министрлар Советына һәм РСФСРның шундый ук Дәүләт комитетына) буйсына.

ТР Дәүләт Советының 2001 ел 11 май карары белән гамәлдән чыгарыла, вазифаларының бер өлеше ТР Элемтә министрлыгына тапшырыла.

Дәүләт комитеты рәисләре һәм министрлар: Н.С.Пушкарёв (1979–1980), Е.А.Лисин (1980–1985), Ә.С.Миндубаев (1985–1989), Ш.Ш.Хамматов (1989–1992), И.Г.Әхмәтҗанов (1992–1999), З.Р.Вәлиева (1999–2001).

Автор – Е.Б.Долгов