Эчтәлек

Бөек ханнардан Үгәдәй (1229–1241), Гөек (1246–1248) һәм Мөнке (1251–1259) идарә иткәндә, Төньяк Евразиянең Монголиядән төньякка таба Байкал күленә кадәрге, Төньяк һәм Үзәк Кытайның Янцзы елгасына кадәрге, Корея, Үзәк һәм Урта Азия, Кавказ аръягы, Һинд елгасына кадәрге Алгы Азия, Палестинага кадәрге Якын Көнчыгыш, шулай ук Дунай елгасына кадәрге Көнчыгыш Европа (Идел буе Болгар дәүләте, Дәште Кыпчак, рус кенәзлекләре һ.б.) территорияләрен үз эченә ала.

Башкаласы – Каракорым шәһәре.

Монгол империясе бөек ханга (каганга) формаль рәвештә буйсынулы чыңгызый ханнар хакимлегендәге олысларга бүленә. Бу җирләр Чыңгыз хан нәселенең уртак биләмәсе санала, ләкин аның варисларының һәркайсы аерым биләмә – олыс хакиме була.

Олыс ханнары каган исеменнән акча суктыралар һәм аңа ясак түләп торалар.

Монгол империясенең бөтен территориясе буенча 1257–1259 елларда җан исәбе алу уздырыла һәм ясак нормалары билгеләнә, империядә уртак кануннар – Чыңгыз хан ясасы гамәлдә була, уртак юл һәм почта хезмәте (ям – җам системасы) эшли.

XIII йөзнең икенче яртысында, тәхет өчен барган көрәш һәм бөек хан хакимияте көчсезләнү нәтиҗәсендә (Арык Буга, соңрак Хайду белән Хубилай арасындагы каршылык чоры – 1260–1300 еллар), Хубилай чыңгызыйлар ризалыгыннан башка үзен бөек хан дип игълан итә. Бу хәлләр олыс хакимнәре арасында аерымлануга омтылышны көчәйтә.

1269 елда Талас елгасы (Көнчыгыш Казакъстан) буендагы корылтайда Алтын Урда, Чагатай һәм Һулагу олыслары ханнары, Хубилай хакимлеген танымауларын белдереп, Хайдуны бөек хан дип игълан итәләр, тәхеткә күтәрәләр. Шушы вакыйга Монгол империясенең Алтын Урда дәүләтенә һәм башка төрки-монгол дәүләтләренә таркалуына сәбәп була.

1271 елда бөек хан Хубилай башкаланы Каракорымнан Пекинга (Ханбалыкка) күчерә, шуның белән Монголия һәм Кытай җирләрендәге яңа – Юань империясенә нигез салына.

Әдәбият

Оссон К. (d’Ohsson). История монголов: от Чингизхана до Тамерлана. Иркутск, 1937.

Якубовский А.Ю. Монгольская империя // Исторический журнал. 1940. № 3.

Татары-монголы в Азии и Европе. М., 1977.

Далай Ч. Монголия в XIII–XIV веках. М., 1983.

Кычанов Е.И. Жизнь Темучина, думавшего покорить мир: Чингиз-хан. Личность и эпоха. М., 1995.

Храпачевский Р.П. Военная держава Чингисхана. М., 2004.

Уэзерфорд Дж. Чингисхан и рождение современного мира. М., 2005.

Автор – И.Л.Измайлов