- РУС
- ТАТ
(«Казан яңалыклары»), иҗтимагый-сәяси һәм әдәби газета
«Городской листок» газетасының дәвамчысы.
1885 елның 10 июненнән 1886 елның 29 декабренә кадәр Казанда рус телендә атнага 4 тапкыр нәшер ителә, барлыгы 226 саны чыга.
Наширләре — С.А.Гисси, В.М.Ключников, мөхәррире — М.В.Ключников.
Хөкүмәт карарлары турында телеграммалар, яңалыклар, төрле җәмгыятьләрнең (мәхкәмә, фәнни һәм хәйрия) утырышлары турында хисаплар басыла.
Казан шәһәр хуҗалыгы торышына,халыкның тормыш хәленә, шәһәрдәге яшәү шартларына зур игътибар бирелә, җирле үзидарә органнарының бу юнәлештәге эшләре кискен тәнкыйтьләнә.
Газетаның «Казан елъязмасы», «Театраль күзәтүләр», «Белешмәләр сәхифәсе», «Белдерүләр» һәм башка даими рубрикалары була.
Дөньяви хроникага аерым урын бирелә.
Мөхәррире авырып китү сәбәпле, газета басылудан туктый.
Татар энциклопедиясе. Казан, 2012. Т.3;
Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;
Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.
Автор – Г.Р.Заманова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.