Казан аеклык җәмгыяте органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1896 елның гыйнварыннан 1917 елга кадәр Казанда айга 1-2 тапкыр рус телендә нәшер ителә.

Төрле елларда мөхәррирләре һәм наширләре – Казан аеклар җәмгыяте рәисләре А.И.Александров, А.Т.Соловьёв була.

Җәмгыять әгъзалары – Казан университеты һәм Казан руханилар академиясе укытучылары һәм профессорлары Е.Ф.Будде, А.Ф.Гусев, Л.О.Даркшевич, И.М.Догель, В.Ф.Залесский, М.Я.Капустин, Н.Ф.Катанов, Ф.Г.Мищенко һәм башкалар, шулай ук руханилар Е.Ф.Сосунцов, В.А.Охотин һәм башкалар хезмәттәшлек итәләр һәм материалларын бастыралар.

Юнәлеше

Журнал битләрендә аек тормыш итү мәсьәләләре пропагандалана.

Спиртлы эчемлекләр белән сату итүгә кагылышлы хөкүмәт карарлары, аеклык җәмгыятенең җыелыш беркетмәләре, аның бүлекләре эше турындагы хисап материаллары басыла, Россия һәм чит илләрдәге аеклык җәмгыятьләре һәм хәйрия оешмаларының эшләре турында мәгълүмат бирелә. Россиядә шәраб эшләү һәм сатуга дәүләт монополиясе кертүнең барышына йомгак ясала.

Рухи-әхлакый, юридик, икътисади, педагогик, медицина-санитария мәсьәләләренә, эчкечелек һәм тәмәке тартуны бетерүгә кагылышлы материалларга зур урын бирелә.

Газета укучыларны татар мәдәнияте белән таныштыруда «Шәрекъ библиографиясе» бүлеге әһәмиятле роль уйный (күпчелек мәкаләләрнең авторы Н.Ф.Катанов), шушы бүлек эшеннән татар китапларының библиографиясен төзү башланып китә.

Аннотация һәм рецензияләрдә китапның басылу урыны, вакыты турында мәгълүмат, автор һәм әсәрдә урын алган шәхесләр турында биографик белешмәләр, Россиянең төрле шәһәрләрендә яшәүче татарлар арасында китап тарату турында мәгълүматлар китерелә.К.Насыйри һәм Р.Фәхретдин хезмәтләрен тасвирлауга аерым игътибар бирелә.

«Деятель» дә бакчачылык, яшелчәчелек, умартачылык һәм башкалар белән шөгыльләнүчеләргә киңәшләр басыла.

1905 – 1907 елгы революция вакытында журналның юнәлеше кискен үзгәрә; ул «Православие, самодержавие, халыкчылык» шигаре астында чыга башлый.

 Дәүләт Думасына тискәре карашлы мәкаләләр күренә, монархистик, карагруһчылык карашлары пропагандалана. Шуның өчен журнал Казанда чыгучы башка газеталар тарафыннан тәнкыйтьләнә. Казандагы монархистик партияләрнең үз басма органнары барлыкка килгәч, «Деятель» баштагы тематикасына кире кайта.

Журнал Казан аеклык җәмгыяте китапханәләренә җибәрелә һәм, башлыча, Казан губернасы авылларында таратыла.

Әдәбият

Каримуллин А.Г. Книги и люди. Казань, 1985.

Татар энциклопедиясе. Казан, 2010. Т.2;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.     

Автор – Г.Р.Заманова