Эчтәлек

Казан төркиләренең Мәдәни һәм үзара ярдәмләшү җәмгыяте органы.

1970–1980 елларда кварталга бер Әнкарада, Истанбулда (өзеклекләр белән) төрек телендә нәшер ителә, 23 саны чыга.

Журналның химаяче-нашире — Ә.Мәңгәр, мөхәррирләре — Р.Мөхтәсиб һәм М.Әллүки.

Журналның җаваплы сәркәтипләре, редколлегия әгъзалары һәм төп авторлары — чит илләрдә яшәүче татар галимнәре, язучылары, җәмәгать эшлеклеләре: Р.Аги, Н.Бинарк, Н.Дәүләт, Ә.Курат, Х.Кушай, М.Таһир, А.Тимер, С.Чыгтай һ.б.

Текстлар, нигездә, төрекчә, ә татар әдәбияты һәм фольклор әсәрләре оригиналда һәм төрек телендә тәрҗемәдә басыла.

Журналда шулай ук төрек, рус, Көнбатыш Европа авторлары язмалары да урын ала.

Татарларны өйрәнү тематикасы — татар халкының тарихы һәм бүгенге халәте, аның теле, мәдәнияте, этнографиясе, этносара багланышлар өстенлек ала.

Һәр санда татар әдәбияты үрнәкләре, чит илдә яшәүче татар әдипләренең (Х.Габдүш, С.Гыйффәт, Ш.Илдәр, М.Исмәгыйли, А.Ишгәй, Л.Каран һ.б.) әсәрләре тәкъдим ителә.

Г.Тукай иҗатын өйрәнүгә, татар мәдәниятенең танылган вәкилләре Й.Акчура, М.Акъегетзадә, Р.Арат, М.Бигиев, И.Гаспралы, М.Гафури, Г.Исхакый, Г.Кариев, С.Максуди, К.Насыйри, Р.Фәхретдин һ.б. тормышы, эшчәнлеге турындагы язмаларга зур урын бирелә.

Журнал Төркия, Финляндия, Германия, АКШ һ.б. илләрдә яшәүче татарлар арасында киң тарала.

Әдәбият

Миңнегулов Х.Й. «Kazan» журналы // Кызыл таң. 1992. 10–19 сент.;

Миңнегулов Х.Й. «Казан» һәм «татар» — аерылмас төшенчәләр // Дөньяда сүземез бар. К., 1999;

Миннегулов Х.Й. Обретёт душа, стремясь к тебе, свободу // Казань. 1993. № 1.

Автор — Х.Й.Миңнегулов