Биографиясе

1820 ел, Оренбург шәһәре – 1903 елның 7 марты, шунда ук. Морзалар нәселеннән.

1838 елда Оренбургтагы Неплюев хәрби училищесен тәмамлагач, Оренбург чик буе комиссиясе канцеляриясендә тәрҗемәче (драгоман) булып эшли. 1841–1878 елларда Неплюев кадетлар корпусында гарәп, фарсы, татар телләре укыта, бер үк вакытта (1850–1869) Оренбург чик буе комиссиясе каршында казакъ балалары өчен ачылган мәктәптә татар һәм казакъ теле дәресләре алып бара.

1870 елларда Оренбург генерал-губернаторы канцеляриясендә тәрҗемәче һәм хәрби гимназиядә укытучы булып эшли. Рус гаскәрләренең 1865, 1866, 1871–1873 еллардагы Урта Азиягә яулары вакытында тәрҗемәче буларак катнаша.

Рус география җәмгыятенең Оренбург бүлеге хакыйкый әгъзасы; 1890 еллардан Оренбург Гыйльми архив комиссиясе рәисе.

«Начальное руководство к изучению арабского, персидского и татарского языков с кратким объяснением существующих в Оренбургском крае наречий башкир и киргизов и приложением к нему русско-персидско-татарских слов, разговоров и прописей» (Казань, 1859) исемле уку әсбабы авторы. Анда, чагыштырма лексик-грамматик материалдан тыш, Шәрык халыклары фольклоры һәм язма әдәбиятыннан аерым үрнәкләр дә урнаштырыла.

Бүләкләре

2 нче дәрәҗә Изге Анна, 2 нче һәм 3 нче дәрәҗә Изге Станислав, 3 нче һәм 4 нче дәрәҗә Изге Владимир орденнары белән бүләкләнә.

Әсәрләре

Начальное руководство к изучению арабского, персидского и татарского языков с кратким объяснением существующих в Оренбургском крае наречий башкир и киргизов и приложением к нему русско-персидско-татарских слов, разговоров и прописей. Казань, 1859.

Туркестанская область. Заметки статского советника М.С.Бекчурина... Казань, 1872.

Әдәбият

Миңнегулов Х., Садретдинов Ш. XIX йөз татар хрестоматияләре. Казан, 1982.

Миннегулов Х. Татарская литература и восточная классика. Казань, 1993.

Биобиблиографический словарь отечественных тюркологов: Дооктябрьский период. М., 1989.

Автор – Х.Й.Миңнегулов