Биографиясе

1939 елның 12 апреле, Чистай районы Югары Кондрата авылы — 2004 елның 23 октябре, Казан.

Казан университетын тәмамлый (1962).

1963–1968 елларда Томск университетында, 1969–1970 елларда Казан педагогия институтында укыта.

1971–1976 елларда КПССның Татарстан өлкә комитетында фән һәм уку йортлары бүлеге мөдире, 1976–1980 елларда ТАССР мәгариф министры.

1981–1985 елларда Казан университетында, 1985–1988 елларда Казан педагогия институтында, 1988 елдан Казан финанс-икътисад институтының философия һәм социология кафедрасы мөдире, профессор (1981).

ТР ФА Гуманитар фәннәр бүлегенең социология гыйльми советы җитәкчесе (2002 елдан).

Хезмәтләре тарих фәне, социаль танып-белү һәм рухи тормыш методологиясенә карый.

Бүләкләре

«Почёт билгесе» ордены, ТРның Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Хезмәтләре             

Соотношение истории и современности как методологическая проблема. М., 1973;

Методология исторической науки. М., 1985;

Методологические основы исторического познания. К., 1991.

Әдәбият            

Академия наук Республики Татарстан. К., 2002.