Биографиясе

1924 елның 18 августы, Чүпрәле районы Олы Чынлы авылы – 1986 елның 25 гыйнвары, шунда ук.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Чүпрәле районы «Ирек» колхозында комбайнчы (1959–1963), тракторчылар бригадасы җитәкчесе (1963–1984) булып эшли. Герой исеменә югары җитештерү күрсәткечләре өчен лаек була. 1973 елда Алиевка беркетелгән участокларда бөртеклеләрдән югары уңыш (29 ц/га) алына.

Истәлеге

1978 елда Олы Чынлы авылы мәктәбе музеенда аның бюсты куела.

Бүләкләре

Ике Ленин ордены, медальләр, шул исәптән ВДНХның алтын һәм көмеш медальләре белән бүләкләнә.

Әдәбият

Камал Б., Хәйретдинов С. Кырга тартыла күңел. Казан, 1975.

Матвеева Е. Алиев Усман Гатауллович // Герои Социалистического Труда Татарии. Казань, 1984. Кн. 2.

Герои Социалистического Труда и полные кавалеры ордена Трудовой Славы – наши земляки. Казань, 2003.