Эчтәлек

Гомер еллары: XIX йөз ахыры – XX йөз башы.

Иҗаты

Казанда эшли (Иске Татар бистәсендәге остаханәләрнең берсендә дип фараз ителә).

Г.Сәлиев имзалаган 2 шәмаил сакланган: «Аллаһ – саклаучыбыз һәм шәфкатьледән шәфкатьлесе» (шәхси тупланмаларда), «Хактыр ки, без сиңа бәхәссез җиңү бүләк иттек» (Коръәндәге «әл-Фатыйха» сүрәсенең беренче аяте; ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда саклана). Алар XX йөз башында эшләнгән; татар шәмаилләренә хас рәвештә пыялада майлы нәкышь техникасында гарәп язуы белән башкарылган, нәфис агач рамга куелган. Шәмаилләр этикеткасының берсенә: «Казаннан кятиб Госман Сәлиев» дип язылган.

«Нәсх» алымында башкарылган өзлексез, эре хәрефле гарәп язуы шәмаилнең барлык өслеген диярлек били, арткы ягыннан аңа бөгәрләнгән алтынсу фольга түшәлгән, ул төп кара фонда аерылып тора. Фонның һәм язуларның болай ярашуы Кәгъбә диварларына ябылган алтын-көмеш чигүле кара тукыма-кыйсваны хәтерләтә. Беренче шәмаилдә гарәпчә Коръән формуласы купшы үсемлек сабагына охшатып бизәлгән кыса белән каймаланган.

Г.Сәлиев шәмаилләренең композициясе һәм башкару техникасы шулай ук пыялага майлы нәкышь алымы белән ясалып, астына фольга түшәлгән Коръән язуы – төрек җамалтысы белән туры килә.

Әдәбият

Шамсутов Р.И. Слово и образ в татарском шамаиле: от прошлого до настоящего. Казань, 2003.

Автор – Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова