Гомуми мәгълүмат

Төмән өлкәсендә, Көнбатыш Себер тигезлегенең төньягында урнашкан. Кырый Төньяк районнарга керә. 1930 елда Урал өлкәсе, соңрак Обь-Иртыш һәм Омск, 1944 елдан Төмән өлкәләре составындагы Ямал (Ненец) милли округы буларак оештырыла. 1977 елдан – автономияле округ.

Мәйданы – 769,2 мең кв.км. Үзәге – Салехард шәһәре (Мәскәүдән 1935 км төньяк-көнчыгыштарак, Төмән шәһәреннән 1047 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 534104 кеше (2016 ел). Таталар 2010 елда – 28509 кеше. Алар, нигездә, Ноябрьск (2010 елда – 7416 кеше), Яңа Уренгой (5206), Салехард (3647), Муравленко (3118), Губкинский (1645), Лабытнанги (739) шәһәрләрендә; шулай ук Надым (2952), Пур (2213), Тазовский (505), Ямал (443), Приуралье (298), Красноселькуп (216), Шурышкары (129) районнарында яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

Җирле татар җәмгыяте миграция, шул исәптән көчләп күчерүләр: 1930 еллар башындагы күмәкләштерү сәясәте, 1940–1950 һәм 1970 елларда төбәкне сәнәгый үзләштерү чорындагы нәтиҗәсендә оештырыла.

Хәзерге вакытта унөч үзешчән татар иҗат коллективы:

  • «Дуслык» татар җыры ансамбле, «Йолдыз» татар җыры вокаль квартеты (Салехард шәһәре),
  • «Ләйсән» вокаль ансамбле һәм «Очрашу кичәсе» татар мәдәни клубы (Лабытнанги шәһәре);
  • «Бәхет» татарбашкорт җыры ансамбле (Яңа Уренгой шәһәре),
  • «Бәйрәм» вокаль ансамбле (Ноябрьск шәһәре),
  • «Дуслык» вокаль ансамбле һәм «Мирас» татарбашкорт мәдәни клубы (Муравленко шәһәре);
  • «Әбиләргөлләр» фольклор ансамбле һәм «Якташлар» клубы (Губкинский шәһәре);
  • «Дуслык» татарбашкорт милли клубы (Надым районы);
  • «Агыйдел» татарбашкорт биюләре хореография ансамбле һәм «Умырзая» һәвәскәр берләшмәсе (Пур районы) эшли.

Алты иҗтимагый оешма:

  • төрки халыкларның «Васыять» иҗтимагый оешмасы (2002 елдан, Надым шәһәрендә һәм Надым районында),
  • «Чулман» төбәк татарбашкорт иҗат берләшмәсе (2011 елдан, Яңа Уренгой шәһәре),
  • шул исәптән җирле: «Умырзая» татарбашкорт иҗтимагый оешмасы (2002 елдан, Муравленко шәһәре), «НУР» татар милли-мәдәни автономиясе (2009 елдан, Ноябрьск шәһәре), татарларның «Ватан» милли-мәдәни автономиясе (2012 елдан, Салехард шәһәре), «Дуслык» татар милли-мәдәни автономиясе (2015 елдан, Ноябрьск шәһәре) эшли.

1992–2012 елларда «Ямал-Регион» дәүләт телерадиотапшырулар комитеты татар телендә «Туган нурлар» тапшыруын трансляцияли.

2011 елда автономияле округ белән Татарстан Республикасы арасында Сәүдә-икътисад, фән-техника, социаль һәм мәдәният өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешүгә кул куела. Салехардта ел саен Сабан туе уздырыла.

2000 елдан мөселман җәмгыятьләренең эшчәнлеге кабат торгызыла. Хәзер округ территориясендә җиде мәчет эшли.

Күренекле кешеләре

Язучы М.К.Абдулинның (Габдел Мәхмүт) тормышы һәм эшчәнлеге Ямал-Ненец автономияле округы белән бәйле.